Ветеран 17 яшендә хәрби комиссариаттан повестка килүен сөйләде. 1944 елның декабрендә аны башка егетләр белән бергә Уфаның өйрәнү полкына җибәрәләр, шунда алар Җиңү турындагы хәбәрне каршы алалар. Ә Габдрәшит Әһлиуллин хезмәт иткән частьны Япониягә каршы сугышырга Байкал аръягы фронтына җибәрәләр. 1945 елның августында ул Монголиядә була , Маньчжурия, Хинган таулары аша Порт-Артурга кадәр барып җитә.
- Армиядә җиде ел хезмәт иттем, өйгә 1951 елда гына кайттым. Гомерем буе заготконторда эшләдем, - дип сөйләде ветеран. - Сезгә, Радий Фәрит улы, туган республикабыз өчен башкарган эшләрегез, сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Габдрәшит Әһлиуллин Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен», Жуков медальләре, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 2020 елда аңа «Стәрлетамак районының Мактаулы гражданины» исеме бирелгән.
Габдрәшит Хәмит улы хатыны Хаҗәр Габдрахман кызы белән 72 ел бергә яшәгәннәр, алты бала үстергәннәр. Аларның 13 оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.
Моннан тыш, Габдрәшит Әһлиуллин күп еллар указлы мулла була. Аның инициативалары арасында – мәчет төзү һәм ачу, Асава елгасы аша агач күперләрне ремонтлау, зиратны төзекләндерү.
Радий Хәбиров Габдрәшит Хәмит улын якынлашып килүче туган көне белән котлады, аңа генерал Шәйморатов орденын тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләде.
Ветеран яңа авыл клубы төзүдә ярдәм сорады. Республика Башлыгы хәбәр иткәнчә, киләсе елда, Габдрәшит Әһлиуллинга 100 яшь тулгач, авылда модульле мәдәният йорты төзелешенә керешәчәкләр.
- Шунысы гаҗәп, Габдрәшит Хәмит улы полкларның, хәрби частьләрнең исемнәрен, 80 ел элек булган хәлләрнең барысын да яхшы хәтерли. Аның хәтере бик яхшы, кәефе күтәренке, – дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Авыл зур, монда яңа клуб бик кирәк, һәм без аны эшләячәкбез. Ветеранның 100 еллыгына кунакка килергә килештек.
Фото: glavarb.ru