-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март , 17:35

Стәрлетамак районын яңадан Рита Сәмигуллина җитәкләде

13 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак районы Советы утырышында катнашты. Депутатларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча муниципалитет хакимиятен яңадан Рита Сәмигуллина җитәкләде, ул бу вазыйфада 2024 елдан бирле хезмәт куйды.

Стәрлетамак районын яңадан Рита Сәмигуллина җитәкләде
Стәрлетамак районын яңадан Рита Сәмигуллина җитәкләде
Төбәк җитәкчесе Рита Сәмигуллинага, муниципалитет хакимиятенә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.

- Депутатлар корпусына кабул ителгән карар өчен рәхмәт белдерәм. Сезне, Рита Мадариковна, вазыйфага сайлануыгыз белән котлыйм. Сез - республиканың идарә командасының көчле вәкиле, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Стәрлетамак районының икътисади потенциалы зур. Муниципалитет территориясендә «Алга» махсус икътисади зонасы мәйданчыклары эшли. Бу сезнең мөмкинлекләрегезне арттыра, озак вакытлы перспективага индустриаль каркас формалаштыра.

Төбәк җитәкчесе шулай ук уртак эш юнәлешләрен билгеләде.

- Әлбәттә, сез Стәрлетамак белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә үсәргә тиеш. Икътисад субъектлары һәм халык мәнфәгатьләре балансын исәпкә алу мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Торак төзелеше, коммуналь техника паркын яңарту, энергетика инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре бар. Без киләчәктә дә муниципалитетка ярдәм итәчәкбез, бу бурычларны бергәләп хәл итәчәкбез.

Рита Сәмигуллина үз чиратында Башкортстан Башлыгына һәм Хөкүмәтенә район халкына зур проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, республика ярдәме белән торак пунктларда су белән тәэмин итү һәм юл челтәре объектларын төзиләр һәм ремонтлыйлар, социаль учреждениеләрне тәртипкә китерәләр һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерәләр.

- Стәрлетамак районы алга баруын дәвам итсен өчен бар көчемне куярмын. Безнең бурыч - икътисадның тотрыклы эшен һәм халыкның тормыш сыйфатының югары дәрәҗәсен тәэмин итү, - диде Рита Сәмигуллина.

Фото: glavarb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас