-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 март , 17:35

Башкортстанда мәдәни мирас объектлары ничек саклана?

Башкортстан Хөкүмәте утырышында төбәк Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Премьер-министр билгеләп үткәнчә, барлык хәрби каберлекләр, архитектура һәм археология һәйкәлләре белән беррәттән, дәүләт саклавында тора һәм сакланырга тиеш.

Башкортстанда мәдәни мирас объектлары ничек саклана?
Башкортстанда мәдәни мирас объектлары ничек саклана?

- Бездә мәдәни мирас объекты статусына ия 132 хәрби каберлек бар. Шуларның 122се Русия халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән. 10 объект ачыкланган мәдәни мирас объектлары булып тора, - диде Андрей Назаров.

Хәзерге вакытта Башкортстан территориясендә 132 мәдәни мирас объекты исәпкә алынган, алар аерым каберлекләр һәм некропольләрдән гыйбарәт. Аларга Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Совет Армиясе сугышчыларының тугандаш һәм индивидуаль каберләре; Гражданнар сугышында һәлак булган кызылармеецлар (кызылгвардиячеләр); партизаннар һәм тыныч халык – Гражданнар сугышы корбаннары; шулай ук революционерлар һәм совет активистларының җирләнгән урыннары керә.

Әлеге объектларның хокук ияләре булып урындагы үзидарә органнары тора, чөнки күмү урыннары тиешле территориаль районнар җирләрендә урнашкан. Мәдәни мирас объектын саклап калу бурычы, аны тотуга һәм тиешле техник, санитар һәм янгынга каршы торышта тотуга финанс чыгымнарын да кертеп, аның милекчесенә яисә башка законлы хуҗасына йөкләнә. Мондый күмү объектларының күпчелеге Уфада, шулай ук Чишмә, Белорет, Бәләбәй, Балакатай, Двуан, Кыйгы, Мишкә һәм Мәчетле районнарында тупланган.

Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы Салават Кулбахтин мәдәни мирас объектлары булган хәрби каберлекләрдә эшләр башкару турында җентекләп сөйләде.

-Хәрби каберлекләрнең мәдәни мирас объектлары буларак сакланышын тәэмин итүнең төп шарты булып җир-мөлкәт мәсьәләләрен хәл итү тора. Бүген алар урнашкан җир кишәрлекләренең хуҗасызлыгы проблемасы кискен тора. Башкультнаследие даими нигездә мәдәни мирас объектлары территорияләре чикләрен, хәрби каберлекләрне дә кертеп, кадастр исәбенә кую эшен алып бара. Әмма проблеманы комплекслы хәл итү өчен муниципалитетларның җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү һәм хәрби каберлекләр астындагы ьирлщрне дәүләт кадастр исәбенә кую буенча эшен активлаштырырга кирәк, - дип билгеләде үз чыгышында Салават Кулбахтин.

Фикер алышу йомгаклары буенча Андрей Назаров мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсенә муниципаль берәмлекләр хакимиятләре белән берлектә хәрби каберлекләргә тулы инвентаризация үткәрергә һәм хәрби каберлекләр урнашкан җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәргә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас