Изге Рамазан ае тәмамлану һәм Исламда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме башлану белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Без аны тынычлык, гомум иминлек турында ихлас догалар белән каршы алабыз. Кунаклар чакырабыз, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында кайгыртабыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез.
Бу ел безнең Президент тарафыннан "Русия халыклары бердәмлеге елы" дип игълан ителде. Илнең иң күпмилләтле төбәкләренең берсе булган Башкортстанда төрле халык һәм дин вәкилләре тынычлыкта, татулыкта һәм үзара ихтирамда яши. Бергә укыйлар, эшлиләр, балалар тәрбиялиләр. Ә бүген бергә, иңгә-иң куеп, махсус хәрби операция барышында Ватанны саклыйлар.
Башкортстанның мөселман өммәте республикабызның барлык халыклары һәм конфессияләре вәкилләренең бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертә. Җәмгыять тормышында актив катнаша, зур мәгърифәтчелек һәм хәйрия эшчәнлеге алып бара. Башка конфессияләр вәкилләре белән бергә Донбасста гуманитар миссияләрне гамәлгә ашыра, тыныч халыкка ярдәм итә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә.
Без бергәләп Ватанны, традицион рухи кыйммәтләрне саклыйбыз. Бердәмлегебезне, иҗтимагый тынычлыгыбызны һәм татулыгыбызны ныгытабыз.
Якты Ураза бәйрәмендә сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Өегездә һәрвакыт күңел җылылыгы, муллык булсын!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров".
Фото: Башинформ