+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 март , 16:05

Елгаларда боз шартлату дәвам итә

  Кичә — Архангель районында, аннан алда Чишмәдә елга бозын шартлатканнар иде.

Елгаларда боз шартлату дәвам итә
Елгаларда боз шартлату дәвам итә


Республикада барлыгы 27 районда елгаларда боз тыгылу ихтималлыгы булган 70 урын бар.

Бозны калынрак булган, елга тарая яисә үз юлын кискен үзгәртә торган урыннарда ваклыйлар. Шулай ук күперләргә аерым игътибар бирелә — ваклау бозның субайларга бәрелү көчен киметә. Вәзгыятьне пилотсыз очкычлар ярдәмендә күзәтәләр.

Агыйдел Уфаның Дуслык монументы янында инде 3 сантиметрга күтәрелгән, яр дәрәҗәсенә җитәргә әле 6 метр чамасы бар.

Бочкаревка янында Дим 2 сантиметрга күтәрелде — запасы 3,5 метр. Караидел елгасы дәрәҗәсе Шакшада әлегә үзгәрешсез. Ә Стәрлетамакта Агыйдел хәтта бер сантиметрга төшкән. Елгаларның ачылуы апрельнең беренче декадасында көтелә.
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас