Төбәк җитәкчесе гыйбадәтханә комплексын карады һәм подряд оешмасы вәкилләре белән киләчәк эш планнары турында фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, мәчетне 2006 елда төзи башладылар. Төзелешне тәнәфесләр белән төрле инвесторлар финанслаган. 2016 елның җәендә эшләр туктатылды. 2023 елның сентябрендә Башкортстан Башлыгы «Әр-Рәхим» җәмигъ мәчетен төзүне дәвам итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Шуннан соң белгечләр объектка комплекслы тикшеренү уздырды һәм аның торышын бәяләде. 2024 елның апрелендә төбәк җитәкчесе мәчет төзелешенең яңадан башлануы турында хәбәр итте.
Төзелеш мәйданчыгын караган вакытта Уфаның Инвестиция-төзелеш комитеты генеральный директоры Марат Вәсимов хәбәр иткәнчә, объектта манараларны мәрмәр белән тышлау һәм яңгыр системасын тергезү эшләре тәмамланган. Моннан тыш, мәчетнең төп гөмбәзе конструкцияләрен көчәйткәннәр. Аннары төзүчеләр гыйбадәтханә фасадларын тышлауга, тәрәзә блокларын һәм витражларны монтажлауга кереште.
Республика Башлыгы бинаны архитектур яктырту һәм эчке бизәлеш вариантлары белән танышты. Бүлмәләрне ачык төстә башкарырга планлаштыралар.
- Якындагы өч ел дәвамында тагын да зур эш күләме көтелә. Төзүчеләр мәчетнең фасадларын төгәлләргә һәм аны шәһәр көненә яктыртуны монтажларга ниятли. Гыйбадәтханәне төзү белән шөгыльләнүчеләргә һәм шәхсән Марат Вәсфиевич Вәсимовка зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Монда киләчәктә нәрсә эшләячәгебезне аңлау бар инде. Шуңа күрә хәзер иң мөһиме – туктамаска, алга барырга.
Фото: Башинформ