Роспотребнадзорның төбәк идарәсе талпан энцефалиты йоктыру куркынычы булган территорияләр исемлеген бастырды. Исемлеккә Башкортстаннан Әбҗәлилдән алып Яңавыл районына кадәр 42 район керде.
Эндемик территория статусы булганда урындагы халыкка һәм туристларга прививкалар ясарга киңәш ителә, ә бу паркларда, скверларда һәм киңкүләм ял итү урыннарында талпанга каршы эшкәртү үткәрергә кирәк дигәнне аңлата.
2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада талпан энцефалитының 14 очрагы һәм боррелиозның 24 очрагы теркәлгән. Энцефалитны 10 муниципалитетта ачыклаганнар.