Язгы ташкынга әзерлек — бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Белгечләр билгеләвенчә, быел ташкын климатик нормадан иртәрәк – март ахырында ук башлануы ихтимал. Ташкынның көче, башлыча, һава шартларына бәйле. Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, әлеге вакытка айлык явым-төшем нормасының 96 проценты яуган. Табигатьтән нәрсә көтәргә дә белмәссең. Ничек кенә булмасын, “зур су”ны “коралланып” каршы алырга һәм көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәк.
Узган елдагы ташкынның күләмен һәм нәтиҗәсен яхшы хәтерлибез, ул Башкортстанның барлык районнарына да диярлек кагылды. Аеруча Архангель районы халкы аннан зур зыян күрде. Елгалардагы бозны шартлату эшләре вакытында башкарылуга карамастан, быел да ташкын тыныч кына үтмәячәк, ди белгечләр. Әйе, кыш та карлы булды, явым-төшем һәм көннәрнең кинәт җылытуы да үз өлешен кертәчәк, ә бу, үз чиратында, карның тиз эрүенә һәм елгалардагы суның кискен күтәрелүенә китерәчәк.
Кырмыскалы районы хакимияте каршындагы Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия әгъзалары да су баскан очракта эшләр алгоритмын һәм ташкыннан зыян күрмәс өчен чаралар планын билгеләде. Мөһим чараларның берсе – Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәсе базасында район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров катнашлыгында язгы ташкын белән көрәшүгә җәлеп ителәчәк көчләрнең һәм чараларның әзерлеген тикшерү буенча смотр үтте. Төп бурычларның берсе – су басу ихтималы янаган авыллар халкына ярдәм күрсәтү, шул исәптән аларны чыгарып, вакытлыча пунктларда урнаштыру.
Тикшерү күрсәтүенчә, техник корылмалар һәм җиһазлар, шулай ук хезмәткәрләрнең әзерлеге таләпләргә тулысынча туры килә. Һәр оешма – Кырмыскалы районының элемтә һәм хәбәр итү, җәмәгать тәртибен саклау, медицина, ветеринария хезмәтләре, 81нче янгын часте һәм башкалар – язгы ташкын чорында хәвефсезлекне тәэмин итәргә әзер.
Һәр елдагыча, район территориясендә кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен 200 кешегә исәпләнгән өч пункт – Ибраһим авылы янындагы “Виктория” спорт-сәламәтләндерү лагере, Сахай авылы мәдәният йорты һәм Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы авылындагы филиалы әзерләнә. Әйткәндәй, әлеге пунктларда әзерлек башланган да инде.
Сахай авылы биләмәсенең Бельский, Чатра, Кояшкин һәм Иске Шәрәй авылының Чапаев урамында яшәүчеләр дә су басу зонасына эләгә. Авыл биләмәсе хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Рания Хисамова билгеләвенчә, язгы суны каршы алуга биредә әзерлек, һәрвакыттагыча, җитди бара. Шулай ук Бельский авылы янындагы Агыйдел елгасында бозны каралту һәм кисү эшләре башкарылган.
Кешеләрне Сахай мәдәният йортында вакытлыча урнаштыру пункты 90 кешегә исәпләнгән. Ул әзер диярлек, караватлар гына куясы калган. Ә аларны Ибраһим авылындагы җәйге балалар лагереннан китерү озак түгел.
Барлык хезмәтләрнең дә эш алгоритмы төзелгән. Ләкин моның кирәге чыкмас, ташкынны имин генә үткәреп җибәрербез, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Фотолар район хакимияте сайтыннан.