+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март , 10:19

Эшче кадрлар әзерләү - көнүзәк мәсьәлә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу җәһәттән җитди эшчәнлек җәелдерде.

Эшче кадрлар әзерләү - көнүзәк мәсьәлә
Эшче кадрлар әзерләү - көнүзәк мәсьәлә

Радий Хәбиров төбәктә индустриаль тармак өчен эшче кадрлар әзерләү кирәклеген берничә тапкыр ассызыклады, мисал итеп «Ростех» предприятиеләре белән хезмәттәшлекне китерде, аерым алганда, ул - Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе-Уфа моторлар төзү-производство берләшмәсе (ПАО «ОДК-УМПО»).

Былтыр июльдә вице-премьер Дмитрий Чернышенко Башкортстанны урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә бирелгән гаризалар саны буенча лидер төбәкләр арасында атаган иде. Быел республика колледжларында 120 меңгә якын кеше белем ала, урта мәктәпләрнең 9нчы сыйныфын тәмамлаучыларның 60 процентка якыны шундый форматны сайлаган.

Республикада предприятиеләр белән берлектә 19 мәгариф-җитештерү кластеры төзелде. Быел тагын шундый 8 үзәк ачу планлаштырыла.

Республика колледжларында укуның җәлеп итүчәнлеген үстерү факторларының берсе - аларны тәмамлаучыларның хезмәт базарына ихтыяҗы да, мондый структураларның матди-техник базасын модернизацияләү дә. Мәсәлән, үткән елда мондый эшләр 15 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә башкарылган.

Квалификацияле кадрлар базасы инвесторларны җәлеп итү өчен көрәштә төбәкнең мөһим көндәшлек өстенлегенә әверелә.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас