+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март , 22:55

Соңгы биш елда Башкортстанда 15 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән

Бу хакта бүген Уфада Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясе утырышында белдерделәр. Чара Ассоциациянең оешуына биш ел тулуга багышланды. Утырышны республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.

Соңгы биш елда Башкортстанда 15 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән
Соңгы биш елда Башкортстанда 15 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Ассоциация төзелеш тармагындагы җитди проблемаларга җавап буларак барлыкка килгән. Ул чорда алданган өлешчеләр мәсьәләсе кискен торган, хакимият белән бизнес арасында диалог өчен бердәм мәйданчык булмаган, шулай ук торак төзелеше белән социаль инфраструктураны килештерүдә кыенлыклар күзәтелгән.

Бүген Ассоциация төзелеш тармагында нәтиҗәле хезмәттәшлек мәйданына әверелгән. Биредә шәһәр төзелеше сәясәте, территорияләрне комплекслы үстерү, норматив базаны камилләштерү, сыйфат һәм иминлек стандартлары кебек мөһим мәсьәләләр карала.

Соңгы биш елда республикада төзелеш тармагы сизелерлек үсеш кичергән. Бу чорда 15 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, ә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 28дән 31 квадрат метрга кадәр арткан. Шулай ук 7,5 миллион квадрат метр торак төзү өчен мәйданчыклар әзерләнгән.

Инфраструктура үсешенә дә зур игътибар бирелә. «Агыйдел аръягы» һәм «Караидел аръягы» территорияләренә 23 миллиард сумнан артык инвестиция кертелгән. Бу проектлар киләчәктә 20 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. Авария хәлендәге йортлардан халыкны күчерү программасы да дәвам итә: биш елда якынча 120 мең квадрат метр торак яңартылган, 9 меңгә якын кеше торак шартларын яхшырткан.

Ассоциация башлангычы белән Уфа шәһәренең архитектур макеты булдырылган, шулай ук «Башкортстан торак төзелеше лидерлары» төбәк премиясе гамәлгә кертелгән.

Утырышта шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү механизмнарын камилләштерү, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын кыскарту мәсьәләләре каралды. Йомгаклау өлешендә Ассоциация вәкилләре соңгы биш елда төзелеш тармагында ачык һәм ышанычлы диалог формалашуын билгеләде. Утырыш тармак үсешенә өлеш керткән төзүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Фото: bashinform.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас