Биредә икътисад кына түгел, ә чит илләр белән тарихи-мәдәни элемтәләр дә мөһим роль уйный.
Әйтик, 2025 елның ноябрендә Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдиннең Уфада хезмәт итүенә 45 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт - уртак язмыш» XVI халыкара фәнни–гамәли конференциясендә 14 дәүләт, шул исәптән Мисыр, Марокко, Бәһрәйн, Тунис, Иордания, Гыйрак, Төркия, Һиндстан вәкилләре катнашты.
Ислам дәүләтләренең, шулай ук шактый мөселман җәмгыятьләре булган дәүләтләрнең (Һиндстан очрагындагы кебек) мондый чараларга игътибары Башкортстанның тышкы икътисади хезмәттәшлеге өчен дә яңа мөмкинлекләр тудыра. Мәсәлән, Бәһрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары Советы башлыгы Шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд Бин Рәшид Әл Хәлиф, әлеге конференция уңаеннан Уфада булып, республика делегациясен үз иленә җавап сәфәре белән килергә чакырды, шул исәптән социаль-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре турында фикер алышу өчен дә.
Фото: mgazeta.com