+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель , 21:08

Уфага "Җиңү паровозы" килә

2022 елдан башлап һәр яз саен Куйбышев тимер юлында легендар "Җиңү паровозы" Башкортстан, Татарстан һәм Мордовия республикаларының, Самара, Ырынбур, Ульяновск һәм Пенза өлкәләренең зур һәм кече станцияләренә уникаль хәрби техника, 1945 елгы Бөек Җиңү истәлеге һәм халкыбыз батырлыгының төп символлары алып бара.

Уфага "Җиңү паровозы" килә
Уфага "Җиңү паровозы" килә

Илнең төп бәйрәме хөрмәтенә поезд составында хәрби техника булган платформалар саны 9 берәмлеккә кадәр арттырыла. Аларда уникаль экспонатлар урнаштырылачак. Алар исәбендә - Советлар Союзына лэнд-лиз кысаларында җибәрелгән автомобиль-амфибия. Бу машина чын хәрби гамәлләрдә катнашкан һәм берничә данәдә генә сакланган. Традиция буенча ретро-состав 1945 елның Җиңү мае стилистикасында рәсмиләштерелгән "Лебедянка" паровозын алып барачак. Эшелон составында "Үлемсез полк" пассажир вагоннары йөриячәк. Паровоз бригадасы Бөек Ватан сугышы чоры формасында булачак.

Бәйрәм кунаклары өчен кыр кухнялары, Георгий тасмалары тарату, раритет ату коралы күргәзмәләре, беренче тапкыр балалар өчен лазертаг оештырылачак. Күргәзмәне шул чор гаскәрләренең барлык төрләрен һәм хәрби форма кигән профессиональ реконструкторлар озата бара. Кунакларга бәйрәм кәефен иҗат коллективлары бүләк итәчәк, алар барысы белән дә яраткан вокаль һәм бию композицияләрен башкарачак.

Теләүчеләр уникаль хәрби экспонатлар белән фотога төшә һәм гамәлдәге паровоз кабинасын карый алачак.

Фото: bashinform.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас