+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель , 19:10

Язгы ташуга әзербез

Уфада «Россия» медиаүзәгендә «Язгы ташу-2026: фаразлар, кисәтү, әзерлек» темасына матбугат конференциясе узды.

Язгы ташуга әзербез
Язгы ташуга әзербез
Быел һава аномаль җылы, шуңа бәйле республикада язгы ташу гадәттәгедән иртәрәк, ягъни 15-20 апрельдә көтелә, дип хәбәр итте Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Алексей Перонко. Шуңа карамастан, белгечләр су басуның җитди куркынычын күрми, гәрчә боз китү тулысынча төгәлләнмәгән булса да: Кушнаренко юнәлешендә һәм Павловка сусаклагычында боз тора әле.

Республиканың таулы районнарында кар эрү дә күңелсез сюрпризлар вәгъдә итми. Төшерү мәгълүматларына караганда, сусаклагычлар урнашкан урыннарда карда су запаслары күләме уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 40 процентка түбәнрәк.

- Язгы ташуның ике куркыныч чоры бар. Беренчесе - елгалар ачылу һәм боз китү, бу вакытта тоткарлыклар барлыкка килүе яки су биеклегенең кискен күтәрелүе мөмкин. Бу чорны без тәмамлыйбыз инде. Икенче чор - үзәннәр тулган вакытта, су басуны киметү өчен сусаклагычлар эшен җайга салабыз, - дип аңлатты Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов.

Республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов язгы ташуга каршы республика комиссиясе эше турында сөйләде.

— Язгы ташуга без февральдән район хакимиятләре белән бергә әзерләндек, өстәвенә һәрвакыт иң начар сценарийга әзерләнәбез, — диде ул. - Гадәттәгечә су басу зонасына республиканың 44 муниципалитетындагы 313 торак пункт эләгә ала, бу 22 меңгә якын торак йорт дигән сүз. 13 мең кеше һәм 3 мең берәмлек техника эшкә әзер, берничә төркем БПЛА территорияләр өстеннән очып уза һәм даими мониторинг алып бара. Республикада 45 мең кеше сыйдырышлы 300дән артык вакытлыча урнаштыру пункты ачылды, алар эвакуацияләнгән очракта халыкны сыендырырга әзер.

Бүгенге көнгә Башкортстан буенча Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча Баш идарәгә республика халкыннан участокларны су басу турында 130га якын хәбәр килгән.

— Болар - Уфада 9 юл участогын, 7 күперне һәм 89 бакча участогын су басу. 18 вәзгыять безнең тарафтан контрольгә алынды, - дип билгеләде Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе башлыгы Владимир Горин. — Иң күп су басу Уфаның Калинин районында күзәтелә. Анда бакча участокларында даими рәвештә 60ка якын кеше яши, алар барысы да эвакуацияләүдән баш тарткан.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас