+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 апрель , 04:48

Рейдлар үткәреләчәк

Бүген һәм якындагы ялларда Башкортстан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне авыр нәтиҗәле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән киңкүләм тикшерүләр үткәрәчәк.  

Рейдлар үткәреләчәкРейдлар үткәреләчәк
Рейдлар үткәреләчәк

Рейдлар барлык федераль трассаларда һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда узачак. Төп басым, әлбәттә, руль артында исерек хәлдә булган, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, шулай ук билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә итүчеләрне ачыклауга ясалачак.

Пассажирлар ташу һәм йөк автотранспорты йөртүчеләре игътибарсыз калмаячак.
Шулай ук автомобиль салонында балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәү аерым контрольдә.

Исерек хәлдә булган машина йөртүчеләр яки җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу фактлары турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә була: 8(347)279-32-92, шулай ук телеграм мессенджерында: @GIBDDRB_02bot.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас