

Узган тәүлектә Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә язгы ташу белән бәйле 16 хәбәр килгән. 11 муниципаль берәмлектә 15 вәзгыять контрольдә тотыла:
- 7 юл участогында (Белорет, Иглин, Күгәрчен,Чишмә һәм Мәчетле районнары, Уфа (2)) хәрәкәтне чикләү;
-6 күперне су басу (Бакалы, Бишбүләк, Стәрлетамак (2), Кармаскалы, Баймак районнары);
- Юрмаш елгасы күтәрелүгә бәйле рәвештә Уфа шәһәрендә 86 йорт яны территориясен су басуның 2 очрагы һәм Шугуровка елгасы күтәрелүгә бәйле рәвештә УМПО җәмгыятенең 18нче күмәк бакчасындагы 17 йорт яны участогын су басу.
Су биеклегенең иң югары күтәрелүе кайларда күзәтелә:
Караидел елгасы буенда, Уфа шәһәренең Шакша бистәсе янында, су биеклегенең тәүлеклек динамикасы + 69 см, агымдагы дәрәҗәсе 434 см, елганың тугайга чыгуы 830 см;
️Агыйдел буенда, Уфа шәһәрендә, Дуслык монументы районында, су биеклегенең тәүлек эчендә динамикасы + 58 см, агымдагы дәрәҗәсе 463 см, елганың тугайга чыгуы 600 см;
Чишмә районы Бочкарево авылы янында Дим елгасында, су биеклеге +49 см, агымдагы дәрәҗәсе 383 см, елганың тугайга чыгуы 520 см.;
Уфа районының Булгаково авылы янында Өршәк елгасында, тәүлек эчендә су биеклеге +41 см, агымдагы дәрәҗәсе 391 см, уңайсыз дәрәҗәсе 612 см.
Шулай ук узган тәүлектә Баймак районында 0,6 гектар мәйданда коры үсемлек януының бер очрагы теркәлгән. Янгын сүндерелгән.
“Вәзгыятьне контрольдә тотабыз!” – дип белдерә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе.