+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель , 22:10

Ташкынга бәйле хәл контрольдә тотыла

Узган тәүлектә "Система-112" үзәгенә язгы ташкын белән бәйле 14 хәбәр килгән.

Ташкынга бәйле хәл контрольдә тотыла
Ташкынга бәйле хәл контрольдә тотыла


12 муниципаль берәмлектә 17 вәзгыять контрольдә тотыла:
- 9 юл участогында (Белорет, Иглин, Күгәрчен, Чишмә, Мәчетле, Чакмагыш районнары, Уфа шәһәре) хәрәкәт чикләнгән;
- 6 күперне су баскан (Бакалы, Бишбүләк, Стәрлетамак (2), Кырмыскалы, Баймак районнары);
- Юрмаш елгасы күтәрелү сәбәпле - Уфа шәһәрендә 86 йорт яны территориясен су басуның 2 очрагы («Юрмаш» , «Рябинушка», «Авангард» бакчачылык ширкәтләре һәм Шөгер елгасы күтәрелү сәбәпле - УМПОның 18нче күмәк бакчасындагы 17 йорт яны участогын су басу.

Суның иң югары күтәрелүе күзәтелә:
️Караидел елгасы буенда, Уфа шәһәренең Шакша бистәсе янында, су биеклегенең тәүлеклек динамикасы + 34 см, агымдагы дәрәҗәсе 468 см, елганың тугайга чыгуы 830 см.;

️Агыйдел буенда, Уфа шәһәрендә, Дуслык монументы районында, су биеклегенең тәүлек эчендә динамикасы + 39 см, агымдагы дәрәҗәсе 502 см, елганың тугайга чыгуы 600 см.;  

Чишмә районы Бочкаревка авылы янында Дим елгасында, су биеклеге динамикасы + 33 см, агымдагы дәрәҗәсе - 416 см, елганың тугайга чыгуы 520 см.

Вәзгыятьне контрольдә тотабыз!

Фото: Башинформ


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас