Чараны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм “Русия халыклары йорты” ярдәме белән Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан халыклар дуслыгы йорты оештырды.
Семинарда Башкортстанның башкарма власть органнары, милли‑мәдәни үзәкләре вәкилләре, шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге экспертлар катнашты.
.
- Дәүләт милли сәясәте чараларын гамәлгә ашыру махсус хәрби операция, санкцияләр һәм агрессив тышкы мәгълүмати-психологик йогынтының катлаулы шартларында дәвам итә. Дәүләт милли сәясәтенең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-практикум, Башкортстан үзенчәлекләрен исәпкә алып, катнашучыларның компетенция дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук әлеге эшчәнлек өлкәсендә тәҗрибә һәм эшләнмәләр алмашу мәйданчыгына әвереләчәк. Проектны гамәлгә ашыру милли сәясәт өлкәсендәге белгечләр өчен һөнәри үсешнең мөһим коралы булачак, - дип билгеләп үтте пленар утырыш модераторы, Башкортстан мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов мөрәҗәгать итте.
— Безнең республикада 100 дән артык милләт вәкиле яши, һәм аларның бердәмлеген саклап калу зарурлыгы төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә аерым җаваплылык йөкли, — диде Фәнүр Рәфис улы. - Без катлаулы вакытыбызның барлык куркынычларын аңларга һәм вакытында, барлык чакыруларга һәм провокацияләргә адекват җавап бирә белергә тиеш. Бу семинарда сез барыгыз да урыннарда тормышка ашырырлык белем алырсыз дип ышанам.
Семинар программасы милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, потенциаль конфликтларны профилактикалауның нәтиҗәле карарларын һәм механизмнарын эшләү, дәүләт милли сәясәтенең төп юнәлешләре белән танышу, этносәяси конфликтларны җайга салу ысулларын өйрәнү, чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни адаптациясе проектларын, этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне анализлауга багышланды.
Башкортстанның гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов республикада үткәрелә торган мәгълүмати куркынычлар һәм янаулар мониторингы турында сөйләде. Катнашучыларда социология фәннәре кандидаты,Русия хәрби-тарихи җәмгыяте әгъзасы, Русия юристлары ассоциациясе аппараты киңәшчесе Антон Лукашның чыгышы аеруча зур кызыксыну уятты. Эксперт милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә мәгълүмати һәм кыйммәтләр куркынычсызлыгы темасына җентекләп тукталды, аны Русиянең стратегик иминлек өлкәсе дип атады.
Чара йомгаклары буенча яңа стратегия нигезендә милли сәясәтне камилләштерү буенча тәкъдимнәр, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлекне ныгыту буенча чаралар формалаштырылды.
Семинарның беренче өлеше Х юбилей Зур этнографик диктант йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин