+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 апрель , 04:30

Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты

8 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Русия Төзелеш министрлыгы коллегиясенең һәм Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясенең уртак утырышында катнашты. Аны ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Көн тәртибендә – төзелеш тармагының һәм торак-коммуналь хуҗалыкның нәтиҗәләре һәм төп бурычлары.

Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнаштыРадий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты
Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты
- Узган ел «Тормыш өчен инфраструктура» яңа гомумдәүләт проекты буенча эшнең беренче елы булды. Барлык планлаштырылган күрсәткечләр үтәлде. Бу - гаять зур коллектив хезмәт нәтиҗәсе. Төзелеш тармагы икътисад драйверларының берсе булып кала. Әйтик, аның эчке тулаем продуктка керткән өлеше 22 трлн сум тәшкил итте. Без 150 млн кв. м. күчемсез милек төзедек, бу – Русия тарихында иң зур күләм, – дип ассызыклады Марат Хөснуллин. – 2030 елга кадәрге бурыч – илнең торак фондының өчтән бер өлешен яңарту һәм торак белән уртача тәэмин ителешне бер кешегә 33 кв. метрга җиткерү.

Торак базары турында сөйләгәндә, вице-премьер ассызыклаганча, беренче чиратта сүз гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре турында бара. Ярдәмнең төп чарасы дип ул ипотеканы атады. 2018 елдан гамәлдә булган ташламалы ипотека программалары сакланып калган. Шул вакыттан бирле аларның ярдәмендә торак шартларын 3,8 миллионнан артык гаилә яхшырткан.

Марат Хөснуллин торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту мәсьәләләренә аерым тукталды. Узган елда илкүләм проект кысаларында 8 мең чакрымга якын челтәр алмаштырылган, 1,5 меңнән артык объект төзелеп беткән һәм ремонтланган. Шул ук вакытта әлегә инфраструктураның картаюы яңартудан тизрәк бара, шуңа күрә ел саен челтәрләрнең 2,5 процентын алмаштыру бурычы тора.

Башкортстан «Тормыш өчен инфраструктура» гомумәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы сигез федераль программада катнаша. Аерым алганда, төбәктә быел коммуналь инфраструктураны яңартуга 1,07 млрд сум финанслау каралган, шул исәптән федераль бюджеттан – 695,1 млн сум. Барлыгы 46 чара планлаштырылган, шуларның тугызы – су белән тәэмин итү, су агызу һәм җылылык бирү объектларын төзү (реконструкцияләү), 37се – капиталь ремонтлау.

Моннан тыш, быел республикада «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча 152 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк, шул исәптән 144е – федераль бюджет хисабына.

Шулай ук, бу елда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын капиталь һәм агымдагы ремонтлауга 7,9 млрд сум финанслау каралган, шул исәптән 7,15 млрд сум – федераль бюджеттан.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас