Көнүзәк
10 Апреля , 15:55

Уфада телебашня Пасха бизәкләре белән яктыртылачак

12 апрельгә каршы төндә Уфа телебашнясында Пасха хөрмәтенә бәйрәм уты кабызылачак.

Уфада телебашня Пасха бизәкләре белән яктыртылачакУфада телебашня Пасха бизәкләре белән яктыртылачак
Уфада телебашня Пасха бизәкләре белән яктыртылачак

Медиафасадта йолдызлы күк, таң, пасха йомыркалары һәм бизәкләр бер-берсен алыштырачак. Манарада: “Пасха бәйрәме белән!” һәм “Пасха белән! Бәхет, тынычлык, имилек!” дигән язулар барлыкка киләчәк.

Шулай итеп, быел 25 ел тула торган Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) Башкортстанда яшәүчеләрне Пасха бәйрәме белән котларга карар кылды.

Исегезгә төшерәбез, Пасха – төп христиан бәйрәме. Ул яңаруны, тормыш һәм яхшылыкның җиңүен символлаштыра. Бу көнне якыннарың белән өстәл янына җыелып, бер-береңә куличлар һәм буялган йомырка бүләк итү гадәте бар, дип яза mgazeta.com.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас