+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 апрель , 03:30

Һава торышы ниләр вәгъдә итә?

Якын көннәрдә Башкортстанда сизелерлек суытачак, дип фаразлый "Башгидромет" синоптиклары.

Һава торышы ниләр вәгъдә итә?Һава торышы ниләр вәгъдә итә?
Һава торышы ниләр вәгъдә итә?
Бүген, 14 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача. Көндез +18, +23, төньякта +13 градуска кадәр җылыначак.

15 апрельдә төньяк-көнчыгыш районнарда бераз яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле. Төнлә термометр баганалары +3, +8 градус, аязганда -2 градус, көндез +10, +15 градус күрсәтәчәк.

16 апрельдә сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача, урыны белән кискен. Төнлә температура 0, -5 градус, көндез +8, +13 градус булачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас