Көнүзәк
15 Апреля , 09:50

Владимир Путин яңа документка кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин «Бөтенрусия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасын төзү турындагы указга кул куйды. Документ Кремль сайтында бастырылган.

Владимир Путин яңа документка кул куйдыВладимир Путин яңа документка кул куйды
Владимир Путин яңа документка кул куйды


Документка ярашлы, оешма белән биш елга сайланган рәис җитәкчелек итәчәк, оешманың югары идарә органы съезд булачак.

Русия Хөкүмәтенә Владимир Путин федераль бюджетны формалаштырганда "Оешмага субсидияләр бирүгә, шул исәптән аның төбәк бүлекләрен тәэмин итүгә бюджет ассигнованиеләрен" карарга кушкан.

Бөтенсоюз уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте СССРда 1958 елда актив фәнни-техник үсеш фонында барлыкка килә. Ул үз әгъзаларына матди ярдәм фондларын булдырган, уйлап табучыларны социаль яклау системасын формалаштырган һәм уйлап табу өлкәсендәге законнарның үтәлешен контрольдә тоткан.

Фото: ria.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас