+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Көнүзәк
17 Апреля , 09:35

“Башкортстан урыслары соборы” эшенә йомгак ясады һәм планнар билгеләде

Бүген Уфада “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының Президент тарафыннан игълан ителгән "Русия халыклары бердәмлеге елы"на багышланган “Башкортстан халыклары бердәмлеге нигезе буларак, традицион Русия рухи-әхлакый кыйммәтләре” дигән еллык конференциясе узды.

“Башкортстан урыслары соборы” эшенә йомгак ясады һәм планнар билгеләде“Башкортстан урыслары соборы” эшенә йомгак ясады һәм планнар билгеләде
“Башкортстан урыслары соборы” эшенә йомгак ясады һәм планнар билгеләде

Пленар утырышта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Бөтендөнья урыс халык соборы башлыгы урынбасары Михаил Иванов, Уфа һәм Башкортстан митрополиты, Башкортстан митрополиясе башлыгы Филарет, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккужина, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры, “Промцентр” индустриаль паркы генеральный директоры Павел Васильев, Башкортстан урыслары соборы Президиумы һәм идарәсе әгъзалары, башкарма власть органнары, республика районнары һәм шәһәрләре хакимиятләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр бүлекчәләре Советлары рәисләре, Собор активистлары, махсус хәрби операция яугирләре катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә республика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләп үткәнчә, 1998 елда оештырылганнан бирле бу төбәк оешмасы дәүләт милли сәясәтенең мөһим бурычларын хәл итүдә, республиканың иҗтимагый-сәяси үсешендә чын терәккә әверелде.

– 160тан артык милләтнең язмышы үрелеп барган республикада милли сәясәт күптән инде параграфлар җыелмасы гына булудан туктады. Бу - милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгыту буенча көндәлек эш, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

“Башкортстан урыслары соборы” эшчәнлеге 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәтенең федераль стратегиясен гамәлгә ашыруда мөһим звено булып тора. Оешма ел саен республиканың һәм тулаем илнең мәдәни тормышы өчен әһәмиятле чаралар үткәрә. Алар, мәдәниятләрнең бердәмлеген һәм күптөрлелеген формалаштырып, төрле халык вәкилләрен берләштерә.

– Узган ел оешманың нигезе һәм таянычы район бүлекчәләре булуын күрсәтте. Алар барлыгы - 69. Дүрт меңгә якын активист – гражданлык позициясе ачык чагылган һәм тынгысыз йөрәкле кешеләр - үз эшчәнлекләрен республикада Собор флагы астында алып бара. Бүген бу, барыннан да элек, алгы сызыкта махсус хәрби операция яугирләренә, аларның гаиләләренә һәм җәмәгатьчеләребезнең тарихи хәтерне саклау буенча эшенә бәйле проектлар, – дип билгеләп үтте Павел Васильев.

“Башкортстан урыслары соборы” яшьләр белән эшләүгә зур өлеш кертә. Укучыларда һәм студентларда Ватан һәм туган як тарихына кызыксыну уята, телгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнә, әдәби конкурслар үткәрелә. Патриотик чаралар, кинолекторийлар, интерактив экскурсияләр үткәрелде.

Оешма махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур игътибар бирә. Җәмәгать эшлеклеләре сугышчыларга ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыя. “Башкортстан урыслары соборы” офисында волонтерлар маскировка челтәрләре үрә.

Андрей Назаров үзенең чыгышында “Башкортстан урыслары соборы”ның кайбер активистларының аерым өлеш кертүен билгеләп үтте. Собор идарәсе әгъзасы Наталья Чибрикина даими рәвештә гуманитар ярдәм китерә, хәрбиләр өчен кайнар ризык оештыра. Ул турыдан-туры 20 генератор, машиналар өчен ремонт комплектлары, төзелеш материаллары җибәргән. Елена Мурко, Башкортстан митрополиясенең шәфкать туташы, 2025 елдан иреклеләрнең Донбасска конфессияара сәфәрләрен төп оештыручыларның берсе булып тора. Собор идарәсе әгъзасы Владислав Пегов берничә тапкыр Уфаның барлык эре мәйданчыкларында махсус хәрби операция вакыйгаларына һәм геройларына багышланган тематик күргәзмәләр оештырган.

Андрей Назаров “Башкортстан урыслары соборы” иҗтимагый оешмасы активистларына милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләрен Собор рәисе Владимир Павловка юллады. Ул – Русиядә югары медицина белемен оештыручыларның берсе һәм фәнни, иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлектә югары казанышларга ия.

Хөкүмәт Премьер-министры иҗтимагый оешма активистларына республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Конференциядә катнашучыларны Бөтендөнья урыс халык соборы башлыгы урынбасары Михаил Иванов, Уфа һәм Башкортстан митрополиты, Башкортстан митрополиясе башлыгы Филарет, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккужина сәламләделәр.

“Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Павел Васильев оешманың 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

Конференциядә катнашучылар Башкортстан халыклары бердәмлеген ныгытуда традицион Русия рухи-әхлакый кыйммәтләренең роленә багышланган чыгышлар тыңлады һәм фикер алышты. Башкортстанда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуда Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләренең (патриотлык, шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү, гаиләгә хөрмәт, тарихи хәтер һәм буыннар дәвамлылыгы) төп роле расланды.

Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашкан Башкортстан яугирләренең батырлык үрнәкләрендә яшьләрне патриотик тәрбияләүнең, волонтерларның фидакарь хезмәтенең мөһимлеге билгеләп үтелде. Диннәр арасында диалогның һәм традицион конфессияләрнең хезмәттәшлегенең әһәмияте, Урыс православие чиркәвенең Башкортстан митрополиясенең җәмгыятьнең рухи-әхлакый сәламәтлеген саклаудагы роле ассызыкланды.

“Башкортстан урыслары соборы” бүлекчәләре тарафыннан гамәлгә ашырылучы социаль әһәмиятле проектларга ярдәм итү һәм аларны популярлаштыру зарурлыгы танылды. Мәдәни мирасны саклау, халыклар бердәмлеген ныгыту, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклау өлкәсендә иҗтимагый оешмаларның Башкортстан дәүләт власте органнары белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеге билгеләп үтелде.

“Махсус хәрби операция яугирләренең батырлык, ныклык һәм рух көче нигезе буларак, Русия халыкларының традицион кыйммәтләре” һәм “Күпмилләтле Башкортстан – мәдәни мирасны саклауда милләтара диалогның роле: милләтара гармонияне ныгыту һәм мәдәни үсеш ысуллары һәм практикалары турында фикер алышу” дигән секция утырышлары үтте.

Фойеда “Башкортстан урыслары соборы”ның район һәм шәһәр бүлекләренең иң яхшы социаль әһәмиятле проектлары күргәзмәсе һәм Алена Кайбышеваның “Я горжусь СВОим папой” фотокүргәзмәсе эшләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас