+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 апрель , 05:05

Һава торышы ниләр вәгъдә итә?

Республика халкын ял көннәрендә үзгәрүчән һава торышы көтә.

Һава торышы ниләр вәгъдә итә?Һава торышы ниләр вәгъдә итә?
Һава торышы ниләр вәгъдә итә?
Бүген явым-төшем булмаячак диярлек, бары тик төньякта гына бераз яңгыр явуы ихтимал. Көндез +12...+17°, төньякта +7°ка кадәр җылыта.

Якшәмбе һава торышы тотрыксызланачак: урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә +2...+7°, аязганда -3 градуска кадәр. Көндез тагын +12...+17°, төньяк районнарда салкынча — +7°.

Җил ике көн дә көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас