20 апрельдә төбәк җитәкчесе эшлекле программа кысаларында Башкортстан һәм Үзбәкстан бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре сөйләшүләренә старт бирде.
– Без яңа проектлар эзләү буенча уртак эшебезне дәвам итәбез. Бүген Башкортстанның зур рәсми делегациясе составында хезмәт итәбез. Ташкентка безнең эре, урта һәм кече предприятиеләребезнең 30дан артык җитәкчесе килде, - диде Радий Хәбиров. - Русия һәм Үзбәкстан җитәкчелеге, безнең өчен тугандаш төбәк булган Ташкент өлкәсе хокимияте - барыбыз да компанияләр эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру белән кызыксынабыз.
В2В аралашуының төп максаты - кооперацияне киңәйтү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа партнерлар эзләү. Сөйләшү мәйданчыкларында төп тармаклар – нефть химиясе, аграр сектор һәм азык-төлек индустриясе, төзелеш материаллары җитештерү, мебель сәнәгате, IT-технологияләр һәм башка юнәлешләр тәкъдим ителгән.
Башкортстан белән Үзбәкстан күп кенә инвестицион һәм инфраструктур уртак проектларны гамәлгә ашыра. Барыннан да элек, бу «Бекабад» технопаркын булдыру, аның төзелешен ике дәүләт лидерлары да хуплый.
Республика Башлыгы Башкортстан компанияләре вәкилләре белән дә аралашты. Әйтик, «Буринтех» фәнни-җитештерү предприятиесенең, генеральный директоры Гниятулла Ишбаев, 2022 елдан Үзбәкстанда вәкиллеге бар.
Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров ассызыклаганча, “ИННОПРОМ. Үзәк Азия” форумында катнашу халыкара элемтәләрне ныгыту буенча системалы эшнең бер өлеше.
- Без республика партнерлары белән мөнәсәбәтләрне җайга салуны дәвам итәбез. Үзбәкстан безнең мәнфәгатьләр өлкәсендә торган саен мөһимрәк урын алып тора. Без монда зур бизнес-миссия алып килдек, ә хәзер B2B сөйләшүләре уза. Бу конкрет нәтиҗә бирә - товар әйләнеше үсә һәм яңа проектлар барлыкка килә, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Фото: glavarb.ru