+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 апрель , 04:50

Радий Хәбиров Урындагы үзидарә көне белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика муниципаль хезмәткәрләрен Урындагы үзидарә көне белән котлады. Анда, аерым алганда, болай диелә:

Радий Хәбиров Урындагы үзидарә көне белән котладыРадий Хәбиров Урындагы үзидарә көне белән котлады
Радий Хәбиров Урындагы үзидарә көне белән котлады

“Хөрмәтле урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм депутатлары, муниципаль хезмәт ветераннары! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Урындагы үзидарә көне белән котлыйм!

Бу - үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән, иң мөһиме – хакимиятнең кешеләргә якынлыгын тәэмин итүчеләрнең бәйрәме. Муниципаль хезмәткәр булу – үзеңне урыннарда юлларны җыештыру һәм ремонтлаудан алып, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә кадәр булган мөһим мәсьәләләрне һәм көнүзәк проблемаларны хәл итүгә багышлау дигән сүз.

Урамнардагы чисталык, һәр ишегалдындагы уңайлылык, авылларыбыз һәм шәһәрләребез инфраструктурасының, кешеләрнең уңайлы яшәве мәнфәгатьләрендә эшләвен тәэмин итү һәм оешмаларның өзлексез эшләве сезнең активлыгыгызга һәм компетентлыгыгызга бәйле. Бу гражданлык хезмәте югары профессионализмны гына түгел, рухи сизгерлекне, һәр кешене ишетә һәм аңлый белүне дә таләп итә.

Бүген безнең бердәмлегебез махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә ачык чагыла. Волонтерлык эшен төгәл оештыру, гражданнарның актив катнашуы нәтиҗәсендә республиканың һәр районы һәм шәһәреннән гуманитар ярдәм алгы сызыкка җибәрелә. Хәзер муниципаль хезмәткәрләр сафында махсус хәрби операция ветераннары арта бара. Аларның бурыч, патриотлык һәм югары җаваплылык кебек принциплары безнең муниципалитетлар үсеше өчен төп нигез булып тора.

Авыр шартларга карамастан, без шәһәр һәм авылларда балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАПлар һәм поликлиникалар төзүне, җәмәгать урыннарын төзекләндерүне, юлларны ремонтлауны, күперләр төзүне дәвам итәбез. Безнең уртак бурычыбыз – Башкортстанның һәр почмагында тормышны елдан-ел уңайлырак итү. Сезне бүген үк киләчәк турында уйларга, инициатива күрсәтергә, территорияләрне төзергә, төзекләндерергә, үстерергә, безнең иҗади планнарыбызны яхшы вакытларга кадәр кичектереп тормаска чакырам.

Лаеклы хезмәтегез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, республикабыз иминлеге хакына барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров”.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас