Форум Русия Президенты йөкләмәсе буенча уздырыла. Чараны Русия Президенты Хакимияте ярдәмендә Бөтенрусия урындагы үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) оештыра.
Анда муниципаль җәмәгатьчелекнең, федераль һәм төбәк хакимиятенең 7 меңгә якын вәкиле, шулай ук чит ил шәһәрләре хакимиятләреннән 60тан артык делегат катнаша. Форум эшендә Башкортстан муниципалитетлары башлыклары да катнаша.
Тантаналы ачу һәм төп спикерлар
Тантанада муниципаль җәмәгатьчелек вәкилләренә дәүләт һәм Русия Президенты бүләкләре тапшырылды.
Форумда катнашучыларны Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сәламләде. Ул ил үсешенең милли максатларына ирешүдә җирле хакимиятнең аерым ролен ассызыклады.
Русия Иминлек советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведев «Халык программасы: илнең социаль-икътисади үсешендә «Бердәм Русия» партиясенең роле»дигән мастер-лекция үткәрде. Ул муниципаль хезмәткәрләрне яклау өчен хокукый нигез булдыруны йөкләде һәм форумда катнашучыларны яңа халык программасын формалаштырырга чакырды.
- Илебез Президенты куйган иң мөһим максатларның берсе-мегаполислар һәм ерак территорияләр, шәһәр һәм авыл җирлекләре арасындагы социаль һәм технологик аермаларны киметү. Шул рәвешле илнең тигез һәм эзлекле үсешен тәэмин итәргә, - дип билгеләде Дмитрий Медведев.
Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко урындагы үзидарәнең Русия дәүләтчелеге нигезе роленә басым ясады һәм хатын-кызларның урындагы хакимият органнары эшенә керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте.
- Хатын-кызлар бу эшне бик яхшы башкаралар. Шул ук вакытта үзләренең характеры, тәвәккәллеге, патриотлыгы буенча алар ир-егетләрдән бер дә калышмый. Без көндәшлеккә сәләтле, һәм кешеләрнең үзидарә органнарына хатын-кызларны сайлау факты моны раслый, - диде Валентина Матвиенко.
ВАРМСУ рәистәше, Русия Президенты каршындагы урындагы үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Ирина Гусева бүген муниципалитетларның проблемаларын җиткерү технологиясенең ничек төзелүенә аерым басым ясады.
- Муниципаль берәмлекләр башлыкларының өстенлекле бурычларының берсе – халык авылда калырга теләсен, кече ватанын үстерсен өчен шартлар тудыру. ВАРМСУ үз проектлары кысаларында хакимиятнең барлык дәрәҗәләре арасында туры диалог төзи һәм урыннардан федераль үзәккә кадәр реаль тәкъдимнәр җиткерә. Мондый проектлар нәтиҗәсендә авыл территорияләре үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ала, ә халык яшәү өчен уңайлырак шартлар булдыра, – диде Ирина Гусева.
Эшлекле программаның икенче өлеше муниципалитетларның халыкара хезмәттәшлеге, территорияләрнең стратегик һәм пространство үсеше, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм һәм төбәкләрнең инфраструктур яңартылуы мәсьәләләренә багышланган иде.
Русия Чит ил эшләре министрлыгы вәкиле, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Алексей Оверчук хөкүмәтара комиссияләрнең муниципалитетлар мәнфәгатьләрен алга сөрергә әзер булуын белдерде.
- Икътисад үсеш муниципалитетларда башлана: проектлар турыдан-туры гамәлгә ашырыла торган урыннарда эш урыннары булдырыла. Монда иң мөһиме — инициативалы булу, үз проектларыңны, предприятиеләрең продукциясен актив үстерү, инвестицияләр җәлеп итү. Узган ел муниципалитет линиясе буенча чит илләр белән 130 килешү төзелгән, - дип ассызыклады Алексей Оверчук.
Муниципалитетларның илнең комплекслы үсешенә юнәлтелгән нәтиҗәләргә ирешүдәге роле, дип билгеләп үтте вице-премьер Марат Хөснуллин.
- Безнең илдә төп капитал – ул кеше. Ул кайда яши, анда инфраструктура, бизнес, хезмәтләр үсеше бар. Сәламәтлек саклау, мәгариф, яхшы юллар һәм эш шартлары булмаса, кеше үз торак пунктында яшәмәячәк. Шуңа күрә илнең барлык төбәкләрен комплекста үстерү белән шөгыльләнергә кирәк. Ышанам ки, алга таба да безнең уртак команда эше – федераль үзәкнең, төбәкләрнең, муниципалитетларның, – барлык кыенлыкларга да карамастан, русиялеләр файдасына сизелерлек нәтиҗәләр китерүен дәвам итәчәк, – дип ассызыклады Марат Хөснуллин.
Килешүләр
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм ВАРМСУ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую – көннең төп вакыйгаларының берсе. Килешүләр кысаларында Фонд ил төбәкләрендә муниципаль филиаллар ачачак, ә ВАРМСУ аларның эшен башлап җибәрүдә системалы ярдәм күрсәтәчәк. Бу карар махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең һәр муниципалитет дәрәҗәсендә бердәм инфраструктурасын булдырачак.
Тугандаш шәһәрләр форумы
Тугандаш шәһәрләр форумы чит ил шәһәрләре администрацияләреннән 60тан артык делегатны берләштерде. Русия һәм дус илләр муниципалитетлары вәкилләре муниципалитетара хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, иң яхшы идарә практикалары белән уртаклашу, уртак гуманитар, мәгариф һәм мәдәни проектлар турында фикер алыштылар. Муниципаль дипломатия бүген – халыкара элемтәләрне ныгытуда һәм Русиянең чит илдә объектив образын формалаштыруда мөһим элемент – дип билгеләделәр форумда катнашучылар.
"Ватан йөрәге» мәдәниятләр фестивале
Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Ватан йөрәге» мәдәниятләр фестивале – форумның беренче көненең мәдәни доминанты. Форум кунаклары илебез төбәкләрендә яшәүче халыкларның традицияләре, һөнәрләре, милли ашлары һәм иҗаты белән таныштылар. Мәдәни күптөрлелек – Русия бердәмлегенең нигезе һәм аның территорияләрен үстерүдә төп ресурсларның берсе.
Көн йомгаклары
Форумның беренче көне йомгаклары буенча муниципаль хезмәткәрләргә, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү, авыл территорияләрен үстерү, шәһәрләрнең халыкара хезмәттәшлеге һәм илнең пространство үсеше өлкәсендә конкрет инициативалар эшләнде. Имзаланган килешүләр һәм кабул ителгән карарлар Россиянең һәр муниципалитетында кешеләрнең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясаячак.
Фото: ВАРМСУ матбугат хезмәте.