Программаның беренче пункты Яңа Тәтешле авылының полилингваль күппрофильле мәктәбендә булды, анда укыту берничә телдә алып барыла. Делегация фин-угыр халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән белем бирү мохите белән танышты. Мәктәп укучылары кунаклар өчен «С любовью к Родине!” фольклор композициясен әзерләгән.
Делегация удмурт фольклор коллективларының «Вакытлар элемтәсе» ачык фестивалендә катнашты. Бу чара буыннар дәвамлылыгының һәм милли традицияләргә сакчыл мөнәсәбәтнең ачык мисалына әверелде.
Геройлар һәм ветераннар истәлегенә аерым игътибар бирелде. Делегация Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары һәйкәленә, шулай ук Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров һәм Русия Герое Игорь Насыйбуллин бюстларына чәчәкләр салды.
Шулай ук Удмурт милли-мәдәни үзәгенә нигез салган, Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, К. Герд премиясе лауреаты Ренат Галәмшин бюстына чәчәкләр салынды. Сәфәр Удмурт тарихи-мәдәни үзәгендә тәмамланды, анда кунаклар удмурт халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган экспозицияләр белән танышты.
Бу көн Президиумның булачак утырышына әзерлекнең мөһим этабына әверелде һәм Русиянең фин-угыр халыкларының мәдәни мирасын саклауның әһәмиятен ассызыклады.
Башкортстан – күпмилләтле шартларда туган телеңне генә түгел, ә башка халыкларның, аерым алганда, фин-угыр телләрен дә саклап кала алган төбәк үрнәге.
- Без - сезнең белән бер зур гаилә. Шуңа күрә без бергә. Русия тарихында төрле мәлләр булды, әмма иң мөһиме - без һәрвакыт бергә булдык, дәүләтебезне сакладык. Удмуртлар туган телләрен саклап кына калмады — ул яңгыравын дәвам итә, мәдәниятләрен саклап кына калмады - ул үсештә. Башкортстанда төрле милләт вәкилләре яши, алар барысы да үзләрен яхшы хис итә, барысы да үз республикалары белән горурлана, — дип билгеләп үтте делегация башлыгы Петр Тултаев.
Фото: Алексей Самирзянов.