Парламентта Русия Федерациясе сенаторы, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай вәкиле Олег Головның узган елда Федерация Советындагы эшчәнлеге турындагы мәгълүматын тыңладылар. Соңыннан ул сорауларга җавап бирде.
Аерым алганда, депутат Тимур Гыйльмияров аңа “Телеграм” мессенджеры язмышы турында сорау бирде. Ул ассызыклавынча, бу мессенджер илнең күп халкы өчен кирәкле мәгълүмат һәм аралашу чыганагы булып кала.
"Сез “Телеграм”ны блоклау мәсьәләсен тикшердегезме? Мин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән дә аралаштым. Алар өчен бу ─ мөһим элемтә каналы. Каналны блоклау, чыннан да, кирәкме? Чөнки хәзер беркемдә дә анык позиция юк. Хәтта бездә, депутатларда да, анда республика халкы белән аралаша торган профильләр бар. Әмма мөмкинлекләр кими бара", ─ диде Тимур Гыйльмияров.
Олег Голов сүзләренчә, якындагы өч айда мессенджерны блоклау мәсьәләсе ачыкланырга тиеш. "Макс ─ ул үзебезнең эшләнмә, серверлар Русия территориясендә, мәгълүматның читкә таралу куркынычы юк. “Teлеграм” мәсьәләсендә сораулар күбрәк хокук саклау органнарының локальләштерү һәм билгеле бер мәгълүматка керү таләпләре яссылыгында ята. Монда “Телеграм” безнең теләкләргә колак салмый, шуңа күрә сөйләшүләр авыр бара. Мәсьәлә катлаулы, ләкин, минем уйлавымча, якындагы өч айда ул хәл ителәчәк", ─ дип ассызыклады сенатор.