+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 апрель , 12:25

Уфада "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итә

Быел яз барлыгы 1800дән артык агач һәм 5500гә якын куак утырту планлаштырыла.

Уфада "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итәУфада "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итә
Уфада "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итә
"Яшел Башкортстан" — республикада елга ике мәртәбә: яз һәм көз айларында үткәрелә торган күләмле экологик акция. Ул территорияләрне яшелләндерүгә, шулай ук җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә юнәлтелгән.

25 апрельдә акция кысаларында Уфада 538 агач һәм 2139 куак утыртылды. Традиция буенча, шәһәр халкы белән бергә агачларны Уфа мэры Ратмир Мәүлиев утыртты.

"Һәр яз һәм көз шәһәрдә яңа скверлар барлыкка килә, бу безгә ел саен яңартылган, төзекләндерелгән 15-16 яшел территория булдыру мөмкинлеге бирә. Бу - зур, системалы эшебезнең бер өлеше. Без илнең иң яшел шәһәрләренең берсе статусы белән горурланабыз һәм аны алга таба да ныгытачакбыз», — диде Ратмир Мәүлиев.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас