+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Апреля , 04:05

Беразга җылыта

Көндез +17 градус булачак.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 27 апрельдә, сизелерлек явым-төшем көтелми, көндез көнбатышта бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяктан уртача тизлектә, көндез урыны белән көчле. Көндез температура +12, +17° булачак.

Сишәмбе шулай ук бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +2,+7°, көндез +8,+13°.

29 апрельдә төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшем булмаячак. Җил көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә 0,+5°, көньяк-көнчыгышта -5°, көндез +10,+15°.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас