+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Апреля , 10:10

Радий Хәбиров Дәүләт думасы комитетлары рәисләре белән очрашты

29 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Дәүләт думасының Кече һәм урта эшкуарлык буенча комитеты рәисе Александр Демин һәм Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү буенча комитет рәисе Сангаджи Тарбаев белән очрашты. Көн тәртибендә – төбәктә кунакчыллык индустриясен үстерү.

Радий Хәбиров Дәүләт думасы комитетлары рәисләре белән очраштыРадий Хәбиров Дәүләт думасы комитетлары рәисләре белән очрашты
Радий Хәбиров Дәүләт думасы комитетлары рәисләре белән очрашты
Яклар эчке һәм тышкы туризмны киңәйтү, республиканың туристик потенциалын ныгыту, шулай ук тармакта эшләүче кече һәм урта бизнеска ярдәм итү инструментлары турында фикер алыштылар.

Билгеләп үтик, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанга туристлар агымы 1,9 миллионнан артык сәфәр тәшкил иткән. Республика шулай ук шифаханә-курорт юнәлешен үстерү буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарда тора.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас