+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Мая , 14:15

Җиңү көненә әзерлек ничек бара?

4 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек барышы турында фикер алыштылар.

Җиңү көненә әзерлек ничек бара?Җиңү көненә әзерлек ничек бара?
Җиңү көненә әзерлек ничек бара?
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов 8 майда, Җиңү көне алдыннан, «Җиңү вальсы» республика акциясе булачагы турында сөйләде. Совет мәйданында югары уку йортлары һәм колледжлары студентлары, мәктәп укучылары сугыш еллары музыкасына совет халкының батырлыгы истәлегенә бию башкарачак.

Шул ук көнне «Башкортостан» дәүләт концертлар залында дәүләт бүләкләре тапшыру һәм бәйрәм концерты белән тантаналы җыелыш узачак, анда республиканың сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары катнашачак.

9 майда Уфада Җиңү көненә багышланган төп чаралар Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Алга таба Җиңү паркы мемориаль комплексында мәңгелек утка чәчәкләр салу булачак. Анда Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары, федераль һәм республика хакимият органнары җитәкчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби-патриотик клублар, үсмерләр берләшмәләре һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, шулай ук башкала халкы һәм кунаклары катнашачак.

Төп чараларның берсе хәрби хезмәткәрләрнең һәм хәрби техниканың Октябрь проспекты буйлап тантаналы узуы булачак.

– Анда Уфа гарнизоны хәрбиләре, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре, СВОда катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, уку йортлары курсантлары һәм кадетлары арасыннан 25 парад расчеты катнашачак, – диде вице-премьер. - Иң яхшы парад расчетына Башкортстан Башлыгы кубогы тапшырылачак.

Октябрь проспектында генераль репетицияләр 4 һәм 7 майда 19:00дән 21:00 сәгатькә кадәр узачак.

Моннан тыш, Ленин исемендәге мәйданда 8 май 14:00дән 10 май 9:00гә кадәр ретро-автомобильләр күрсәтү оештырыла, ә Урыс драма театры каршындагы мәйданчыкта – хәрби ретротехника.

Бәйрәм чаралары вакытында җәмәгать тәртибен һәм иминлекне 5 меңнән артык кеше тәэмин итәчәк – эчке эшләр органнары, “Росгвардия”, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, халык дружиналары һәм хокук саклау юнәлешендәге башка берләшмәләр әгъзалары.

– Төп игътибар – иҗтимагый иминлекне тәэмин итүгә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Террорчылыкка каршы комиссия утырышында без барлык карарларны кабул иттек. Муниципалитетлар башлыкларына аларны төгәл эшләп бетерергә кирәк.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас