Синоптиклар мәгълүматлары буенча, якын арада һава торышы үзгәрәчәк. Бүген көндез +18 градус булачак.
Алдагы көннәрдә температура күтәреләчәк. Һәм 6 майга көндез +25 градуска җитәчәк. Әмма эссе һава нибары берничә көн булачак. 9 майдан температура тагын бераз төшәр, дип көтелә. 9 майдан 15 майга кадәр көндез +20 градустан югары булмаячак.
Майның ике атнасы дәвамында күбесенчә коры кояшлы һава торышы булырга тиеш. Явым-төшем 9, 10 майда гына көтелә.