+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Мая , 13:55

"Финист", "Ласточка" һәм башкалар

Башкортстан Башлыгының оператив киңәшмәсен карый алмадыгызмы? Без иң мөһимнәрен җыйдык.

"Финист", "Ласточка" һәм башкалар"Финист", "Ласточка" һәм башкалар
"Финист", "Ласточка" һәм башкалар
Радий Хәбиров Корылтай Рәисе үлеме уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. Константин Толкачев Мәскәүдә каты авырудан соң вафат булды. "Ул үзен, офицер буларак, батырларча тотты, беркайчан да зарланмады", – дип билгеләде төбәк җитәкчесе. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Уфа — Белорет маршруты буенча ике системалы «Финист» поезды беренче көннәрдә 2,5 меңгә якын пассажир ташыган. Юлдагы вакыт 4 сәгатькә кадәр кыскарган. Ә 9 майдан «Ласточка»да Уфа — Самара тизйөрешле маршруты эшли башлый.

43 район игенчеләре чәчүгә кереште. 214 мең гектарда (планнан 11%) чәчелгән дә инде. Стәрлетамак, Авыргазы һәм Мәләвез районнары алда бара. Уҗымнарның торышы күпьеллык уртача күрсәткечләрдән яхшырак - 99%.

Уфада үтәчәк Җиңү парадында 25 расчет катнашачак, бу - 2 меңгә якын кеше, шул исәптән «Башкортстан» полкы сугышчыларын да кертеп. 16 берәмлек техника һәм авиация узачак. Радий Хәбиров хәвефсезлек буенча махсус йөкләмә бирде.

Ягып җылыту сезоны 32 муниципалитетта төгәлләнгән. Республика Башлыгы районнар башлыкларына өмәләр темасын ябуны йөкләде.

Радий Хәбировка «Торатау» геопаркының ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертелүе турында сертификат тапшырдылар. Башкортстан ЮНЕСКОда Русия геопарклар челтәре булдыру башлангычы белән чыкты. Мондый геопарклар Русия территориясендә генә түгел, хәтта БДБ территориясендә дә нибары икәү. Һәм ике геопарк та, "Янгантау" һәм "Торатау", бездә урнашкан.

Абхазиягә Уфадан туры авиарейс ачыла. Беренчесе 7 майда ук очачак. Радий Хәбиров, Абхазиягә туристлар агымы зур булган очракта, Башкортстанның тур-офисын ачарга тәкъдим итте.

Радий Хәбиров Ратмир Мәүлиев белән булган хәлне шәрехләде. Әлегә суд карары булмыйча, ул шәһәр башлыгы булып кала. Хәзерге вакытта шәһәр Советы мэр вазыйфасын башкаруны Сергей Кожевниковка йөкләде. Башкортстан Башлыгы Мәүлиевның Уфа үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте: "Ул эшләгән елларда шәһәр чәчәк атты" - диде ул.

Республиканың СВО ветераннары ассоциациясе быел «Ныклы гаилә — көчле ил» девизы астында 20дән артык эре чара уздырачак. Хәбиров район башлыкларына Бердәм ярдәм үзәкләрендә СВО мәсьәләләре буенча киңәшчеләр өчен эш урыннары әзерләргә кушты.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас