+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Мая , 14:10

Мөрәҗәгатьләр саны кими

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр мониторингы һәм җәйге туристик сезонга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгатьләр саны кимиМөрәҗәгатьләр саны кими
Мөрәҗәгатьләр саны кими

27 апрельдән 3 майга кадәр ЦУР системалары аша 5 327 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу, узган атнадагы белән чагыштырганда, 300дән артыкка кимрәк. Иң күп сораулар төзекләндерү (1217), юллар (1171) һәм ТКХ (741) темалары буенча килгән. Мөрәҗәгатьләр күбрәк Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләреннән юлланган.

Барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынган һәм муниципалитетлар белән берлектә эшкәртелә. Премьер-министр профильле министрлыкларга юлларны ремонтлау, территорияләрне чистарту һәм каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгаруны контрольдә тотарга кушты.

Шулай ук киңәшмәдә җәйге туристик сезонга әзерлек мәсьәләсе каралды. Соңгы елларда республикада туризм актив үсә: өч елда федераль бюджеттан бу тармакка 1,6 миллиард сум җәлеп ителгән һәм 200дән артык проектка ярдәм күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта республикада 576 кунакханә һәм урнашу объекты, 49 туроператор эшли. Җәйге сезонда иң популяр юнәлешләр – елгаларда сплав маршрутлары, шулай ук ЮНЕСКО геопарклары «Янгантау» һәм «Торатау».

— Туристлар өчен уңайлы шартлар булдыру, хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм хәвефсезлекне тәэмин итү – төп бурыч, — дип ассызыклады Андрей Назаров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас