Русия Президенты Владимир Путин 4 майда Омск укучысы Алексей Жернаковны “Янгында батырлык күрсәткән өчен” медале белән бүләкләде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Документтан күренүенчә, үсмерне "Экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре" өчен бүләкләүгә тәкъдим иткәннәр. 17 яшьлек мәктәп укучысы Алексей Жернаков янган йорттан дәү әнисен, сеңлесен һәм энесен коткарган.
Ул башта күршеләренә йөгереп кергән, аларны ярдәмгә чакырган. Аннары дөрләп янган йортка тәрәзәдән кергән һәм бер-бер артлы барлык туганнарын урамга чыгарган. Аларны тәрәзәдән күршеләре кабул итеп торган. Алексей тән пешүләре алган. Гаилә йортсыз калган, ләкин, бәхеткә, барысы да исән-сау.
Мәктәп тәмамлагач, Алексей Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясенә укырга керергә җыена.
Фото: mf.b37mrtl.ru