+29 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
6 Мая , 05:55
«Җиңү йөзе» проектына кушылыгыз!
«Русия – минем тарих» мультимедиа тарихи паркларында «Җиңү йөзе» Бөтенрусия тарихи проектын эшләтеп җибәрелде. Илнең 26 төбәгендә Бөек Ватан сугышы геройларының гаилә тарихлары җыела башлады. Анда Башкортстан халкы да катнаша ала.
«Җиңү йөзе» проектына кушылыгыз!
«Җиңү йөзе» проектының төп бурычы – совет халкының батырлыгы, фронтта сугышкан, тылда хезмәт иткән, блокада, оккупация, концлагерьлар кичергән һәм Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән кешеләр турында халык хәтерен саклау.
Республика халкы үзләренең якыннары һәм туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары һәм язмышлары сугыш чоры белән бәйле булган барлык кешеләр турында сөйли алачак. Барлык тарихлар, фотосурәтләр һәм документлар Бөек Җиңү турындагы халык елъязмасының бер өлеше булачак.
Аларны «Җиңү йөзе» бөтенхалык тарихи проектына тапшырачаклар. Алар Җиңү музее диварларында сакланачак һәм трансляцияләнәчәк. Гаиләгезнең геройлары турындагы истәлекне саклау мөмкинлегеннән файдаланыгыз!
Проектта ничек катнашырга? Үзегезнең бабагыз – Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше турында хикәя төзегез. Аны «Җиңү йөзе» бөтенхалык тарихи проектының рәсми сайтына https://лицапобеды.рф тапшырыгыз яки форманы тутырыгыз:
https://forms.yandex.ru/u/69f33c2d49af470efab98cfe
Фото: “Русия – минем тарихым» паркы.
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас