+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 Мая , 05:50

Уфа тарихи паркында – Җиңү көне

“Русия – минем тарихым” тарихи парклары 9 майда бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрәчәк. Бу көнне мультимедиа тарихи паркларда концертлар, театр куелышы, кинолекцияләр, кино күрсәтүләр, реконструкцияләр һәм патриотик акцияләр булачак.

Уфа тарихи паркында – Җиңү көнеУфа тарихи паркында – Җиңү көне
Уфа тарихи паркында – Җиңү көне

Уфада “Русия - минем тарихым” мультимедиа тарихи паркында бу көнне – бушлай 20 минутлык экскурсияләр һәм патриотик фильмнар күрсәтү була:

- 12:00 һәм 14:00 сәгатьтә экскурсия Бөек Ватан сугышы;
- 13:00 һәм 15:00 сәгатьтә «Сталинград сугышы» экскурсиясе;
- 12:30, 13:30, 14:30 һәм 15:00 сәгатьләрдә «Бөек Җиңү йолдызлары» фильмы;
-13:00дә Интернетны үстерү институты ярдәмендә булдырылган «Таня ялгыз калды» мини-сериалы күрсәтелә.

Бөтен Русия буенча 26 мультимедиа паркында шулай ук Җиңү көненә багышланган зур программа гамәлгә ашырылачак.

Бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы ВДНХдагы 57нче павильондагы “Русия – минем тарихым» тарихи паркы булачак. Чараның программасы киң:

- Русия нең халык һәм атказанган артистлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Мәскәү дәүләт мәдәният институты педагоглары һәм студентлары катнашында сугыш еллары җырлары концерты;
- сугыш еллары тормышыннан күренешләр уйный һәм 1940нчы еллар биюләре буенча осталык дәресләре уздырылачак реконструкторлар чыгышы;
- сугыш чорындагы батырлыклар, мәдәният, көнкүреш һәм тормыш турында лекцияләр;
- кино күрсәтү.

Чара кунаклары «Георгий тасмасы» акциясендә катнаша алачак.

«Русия — минем тарихым» тарихи парклары — ил тарихына Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр багышланган Русиядәге иң масштаблы мультимедиа экспозиция комплексы. Проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Фото: “Русия – минем тарихым» паркы.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас