+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 Мая , 12:37

Без сезнең батырлыгыгызны онытмыйбыз!

Бүген "Башкортостан" дәүләт концертлар залында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Без сезнең батырлыгыгызны онытмыйбыз!Без сезнең батырлыгыгызны онытмыйбыз!
Без сезнең батырлыгыгызны онытмыйбыз!

Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров, дәүләт эшлеклеләре, СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре катнашты.

"Арабызда Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел азая. Аларның берсе дә исән калмаган төбәкләр дә бар. Республикада бүген 58 фронтовик сафта, шуларның 26сы гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Арабызда – 4079 тыл хезмәтчәне, 95 660 сугыш чоры баласы яши, аларның күбесе фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайтты", - диде чыгышында Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы шулай ук залда Чишмә районында бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Солтан Хәмәтгали улы Хәйдәров булуын әйтте. 18 яше дә тулмаган егетне фронтка алалар. Ул 2нче Украина фронтында сугышкан, 1943 елның декабрендә әсирлеккә эләгә. Польша һәм Германиядәге лагерьлар аша уза. Франциягә барганда бомбага тотканда эшелоннан качып китә һәм урындагы партизаннар белән бергә тимер юлда дошманны тар-мар итә. Өенә 1948 елда гына кайта. Умартачы булып эшләгән, 20 ел сөтчелек фермасы мөдире булган. II дәрәҗә Ватан сугышы, генерал Шәйморатов орденнары, күп медальләр белән бүләкләнгән. Солтан Хәмәтгали улына июль аенда 101 яшь тула.

"Бөек Ватан сугышы һәр гаилә язмышында үзенең авыр эзен калдырды. Җиңү халкыбызга зур югалтулар бәрабәренә бирелде. Республикада яшәүче 700 меңнән артык кеше фронтка китте. Аларның яртысы сугыш кырларында калды. Башкортстанда туган 127 меңнән артык кеше хәбәрсез югалган. Бүген без сугышларда һәлак булганнар, яралардан үлгәннәр, концлагерьларда газапланганнар истәлегенә баш иябез. Террорчылыкка каршы гамәлләрдә, махсус хәрби операция барышында батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, үз бурычларын ахырга кадәр үтәүчеләрнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз", - диде Радий Хәбиров.

1942 елда якташыбыз Галим Юнысовны фронтка алалар, 1943 елда ул яраланып госпитальгә эләгә, ләкин тиз тернәкләнә һәм яңадан фронтка китә. Ул кызылармеец, 42нче аерым штурм инженер-сапер батальонының саперы булган. 1944 елның 8 апрелендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1944 елның 13 августында Юнысов Галим Рахман улы һәлак була һәм Эстон ССРының Миссо авылында Туганнар каберлегендә җирләнә.

Бүләкне республика җитәкчесе кулыннан һәлак булган геройның оныгы Игорь Юнысов кабул итте. Ул - Әфганстан сугышы ветераны, шулай ук «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Радий Хәбиров шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны генерал Шәйморатов орденнары һәм медальләре белән бүләкләде.

Тантаналы җыелышта катнашучылар Ватанны саклаучыларның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас