+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 Мая , 06:10

Хәтер яши икән, халык та яши...

Иглин районы тарих-туган якны өйрәнү музееның Хәрби Дан залында истәлекләр кадерләп сакланаВатаныбыз тарихында халык хәтерендә мәңгелеккә калган күп кенә вакыйгалар саклана. Бу мирасның тирәнлеген аңлау һәм тою өчен кешеләр музейларга килә, чөнки анда экспонатлар һәм геройларның истәлекләре аша тарих саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Иглин районы тарих-туган якны өйрәнү музееның Хәрби Дан залы – шундый истәлекле урыннарның берсе. Биредә якташларыбызның ныклыгы һәм батырлыгы, район, республика һәм бөтен ил данын арттыруга лаеклы өлеш кертүләре чагылдырылган, үткәннәребезнең героик мизгелләре кадерләп саклана. Бу – хәтер һәм горурлык урыны, анда һәркем тарихыбызның бөек вакыйгалары һәм геройлары белән якыннан таныша ала.

Хәтер яши икән, халык та яши...Хәтер яши икән, халык та яши...
Хәтер яши икән, халык та яши...
Бу тарихның аерым бер бите 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклар күрсәткән яугирләр һәм тыл эшчәннәре турында сөйли. Ватанның батыр уллары һәм кызлары шәһәрләрне һәм авылларны саклап калу өчен, илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштеләр. Алар туган җирнең һәр карышы өчен көрәште, аны үз каннары белән сугардылар. Аларның батырлыклары – үлемсез.

Ватаныбызны батырларча саклаучылар турындагы якты истәлек кадерләп саклана. Көндәлек тормышта да, бәйрәм көннәрендә дә без алар алдында хөрмәт белән баш иябез, аларның исемнәре беркайчан да онытылмый. Җиңү көне алдыннан без, һәлак булганнарның батырлыгына баш иеп, сугыш сәхифәләрен яңадан искә төшерәбез.

Иглин районы тарих-туган якны өйрәнү музееның Хәрби Дан залына кергәч, вакыт буйлап сәяхәт иткәндәй буласың. Мондагы ерак вакыйгалар авазлары, саргайган хатлар кыштырдавы халкыбыз хәтерендә мәңгегә калган исемнәрне искә төшергән төсле. Нәкъ менә монда, һәр экспонат тарихның сүзсез шаһиты булган урында, иглинлыларның батырлыгы турындагы истәлек яши һәм кадерләп саклана.

Музей 2003 елның 9 маенда, Җиңүнең 58 еллыгында, туган якны өйрәнүчеләр һәм ветераннар башлангычы, район хакимияте ярдәме белән ачылган. Музей фондларындагы Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары аеруча кыйммәтле һәм әһәмиятле. Аларның күпчелеге – каскалар, фляжкалар, гильзалар – сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре. Һәр экспонатта – уникаль тарих. Һәр экспонат артында – кеше язмышы.

Бөек Ватан сугышы фронтларына Иглин районыннан 15595 кеше, шул исәптән 58 хатын-кыз чакырылган. 7753 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Алар барысы да, тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәтеп, дошманга каршы көрәшкән. 7835 якташыбыз Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. Иглин районында туган алты кеше: Виктор Бесценный, Александр Вакульский, Иван Силантьев, Михаил Анискин, Павел Пономарев, Михаил Шишков – Советлар Союзы Герое, ә Петр Еремеев Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булган.

Хәрби Дан залы халык батырлыгын бар тулылыгында чагылдыра. Экспозиция тылдагы хатын-кызларның, картларның һәм яшүсмерләрнең хезмәте турында да сөйли. Колхозларны тарту, агач хәзерләүдә һәм сәнәгать артельләрендә эшләү нәкъ менә алар җилкәсенә төшә. Урындагы артельләр яңа төр продукцияләр җитештерүне үзләштергән. 1942 елның июлендә “Металлист” артеле, чуен эретүне җайга салып, Ф-1 кул гранаталары корпусларын коя башлаган. Мондый граната гильзасы бүген музейда саклана. Бу – тыныч халыкның үз җирләрен саклау өчен корал ясавының шаһиты. “Промышленник”, “ОГПУ”, “Дуб”, “Обозник” артельләре дә фронт ихтыяҗлары өчен эшли: киез итек басалар, кием-салым тегәләр, чана ясыйлар, сарык тиресе илиләр, сабын эретәләр.

Район эвакуацияләнгәннәрне дә кабул иткән: сугышның беренче айларында гына да Иглин авылында илнең көнбатыш төбәкләреннән 3127 өлкән кеше кабул ителгән.

Иглин районы территориясендә оешкан һәм данлы сугыш юлын узган хәрби бүлекчәләрнең тарихы да аерым игътибарга лаек. 1942 елның декабрендә Покровка авылында Баш командование резервының 469нчы аерым миномет полкы оеша башлаган. 1943 елның 11 июлендә полк Курск дугасының иң зур танк сугышының үзәгендә – Прохоровка станциясе янындагы позициягә урнашкан. Бу сугышта дошман зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр булган. Кременчуг шәһәрен азат иткән өчен полкка “Кременчуг” исеме бирелгән, ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Сандомирны алган өчен полк – Александр Невский, ә Дрезденны штурмлаган өчен II дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденнарына лаек булган. Музейда әлеге легендар полк сугышчыларының фотосурәтләре тупланган альбом саклана.

1942 елның 10 февралендә Покровкада – Баш командование резервының 144нче миномет полкы, 1942 елның 9 февралендә Таутөмән авылында 134нче миномет полкы оеша башлаган. 1942 елның мартында Иглинода 1096нчы туп-артиллерия полкы оештырылган, ә 1942 елның ноябрендә Иглино станциясенә тулыландыру өчен 34нче аерым артиллерия полкы килгән. Бу хәрби бүлекчәләрнең барысы да үзләренең туплары һәм минометлары, каны һәм батырлыгы белән җиңүгә зур өлеш керткән.

Бөек Ватан сугышының иң зур алышларыннан берсе – Сталинград сугышы. Анда якташыбыз, полк командиры Семен Черезов катнашкан. Музейда аның шәхси әйберләре: командир планшеты, пилоткасы саклана. Семен Филиппович җитәкчелегендәге яугирләрнең ничек сугышулары турында 1943 елның 6 февралендә чыккан “Кызылармеец” гәзите сөйли. Аның күчермәсе – музей фонды энҗеләренең берсе. Басмада болай диелгән: “Черезовчылар гвардиячеләрдәй кыю алга барды һәм немецларны тар-мар итте. Алар һәм аларның сугышчан дуслары, үз гомерләрен кызганмыйча, данлы шәһәрне фашист илбасарларыннан азат итте. Алар дошман белән каты бәрелешләрдә батырлык һәм кыюлык күрсәтте”.

Семен Черезов фронттан язган хатларында Сталинградтагы аянычлы сугышлар турында образлы итеп сөйли. Аның музейда сакланган хатларының берсендәге сүзләр васыять кебек яңгырый: “Монда сугыш симфониясе бөтен көченә яңгырый: җирдә дә, һавада да, бөтен киңлектә дә...”

64нче армия составына кергән 15нче гвардия дивизиясенең хәрби хәрәкәтләр журналында болай язылган: “1943 елның 28 гыйнварында дивизия Новорядская, Хуторская урамнарына чыкты. 12 сәгать 30 минутта дошманның утлы һөҗүме вакытында 47нче гвардия командиры, майор Черезов һәлак булды. Командирның оста карарлары белән 155,1 районындагы көчле ныгытма һәм беренче булып Царица елгасының төньяк яры яулап алынды”.

Иптәшләре аны батыр сугышчы, кырыс, ләкин кайгыртучан командир, полкның гына түгел, бөтен дивизиянең яратуын яулаган ир-егет дип искә алалар.
1943 елның 2 февралендә Семен Черезовны Сталинградта Кызыл сугышчылар мәйданында хөрмәт белән җирлиләр. Геройлар аллеясында аның кабере беренче була. Сталинград сугышы каһарманы фамилиясе Мамаев курганындагы Мәңгелек Дан пантеонындагы 27нче байрак тукымасына уеп язылган.
Семен Филиппович Черезов – яшьләр үрнәк алырга тиешле шәхес. Бурычыбыз – халыкның бөек батырлыгы, ата-бабаларыбызның Ватанга фидакарь хезмәт итүе турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшыру.

Якташларыбыз Мәскәү һәм Сталинград янында, Курск дугасында сугышты, Украинаны, Белоруссияне, Көнчыгыш Европа илләрен азат итте, Берлинга кадәр барып җитте. Һәм һәрвакыт алар артында ышанычлы тыл булып Иглин районы торды.

Экспозициядә “В Иглино не было войны, но мы огнем ее задеты” дигән китап мөһим урын алып тора, аның авторы – туган якны өйрәнүче, Иглин районының шәрәфле шәхесе Ринат Гыйльметдин улы Хөснетдинов. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Иглин районы хакимияте ярдәме белән чыккан китап бөтен районның, анда яшәүче һәр кешенең Бөек Җиңүгә ирешүгә үз көчен, энергиясен, йөрәген биргәнлеген чагылдыра. Ул фидакарьлек, ныклык, иң авыр вакытларда көчле булып калырга ярдәм иткән гаҗәеп рух көче турында сөйли. Бу – тылдагы хезмәте, ышанычы һәм өмете белән көтеп алынган көнне якынайткан кешеләргә тирән ихтирам билгесе.

Хәрби Дан залы Әфганстан сугышында катнашкан яугир-интернационалистлар турында да истәлек саклый. Биредә әлеге кампания чынбарлыгын чагылдырган экспонатлар: хәрби киемнәр, шәхси әйберләр тәкъдим ителгән. Бу артефактлар үз бурычларын өйләреннән еракта үтәгән иглинлыларның ныклыгын, батырлыгын һәм профессиональлеген ачып бирә.

Хәрби Дан залында махсус хәрби операциягә караган экспонатлар да бар. Бу – алгы сызыктан килгән хатлар, шәхси әйберләр, ил мәнфәгатьләрен яклауга кулына корал алып баскан кешеләрнең каһарманлыгын чагылдыручы экспонатлар.

Хәрби Дан залында экскурсияләр аеруча дулкынландыргыч уза. Мәктәп укучылары һәм яшьләр тарихи экспонатлар белән таныша, экскурсоводка сораулар бирә, якташларының язмышы турында белешә. Нәкъ менә монда, сугышның чын шаһитлары арасында, яшь буын тынычлык һәм азатлыкның чын кыйммәтен аңлый.

Хәрби Дан залыннан чыккач, йөрәгең шунда, ерак һәм якын, әмма бик әһәмиятле вакыйгалар янында кала. Исемнәрнең пышылдавы һәм саргайган хатларның кыштырдавы ишетелгән тынлыкта шуны аңлыйсың: хәтер – безне тынычлык хакына киләчәк өчен гомерләрен кызганмаган яугирләр белән бәйләүче күзгә күренми торган җеп ул.

Хәтер яши икән, халык та яши. Без бу хәтерне кадерләп сакласак, үткәнебез киләчәккә алып барачак, геройларыбыз өчен горурлык хисе мәңге йөрәкләребездә яшәячәк!

Айгөл ТИМЕРБАЕВА,
Иглин районы тарих-туган якны өйрәнү музее директоры.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас