+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Мая , 04:15

Бөек Җиңү көне белән котладылар

Русия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Җиңү көне белән котлау юллаганнар.

Бөек Җиңү көне белән котладыларБөек Җиңү көне белән котладылар
Бөек Җиңү көне белән котладылар

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Җиңү көне белән котлау юллады. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Җиңү көне белән котлыйм!

Без бу изге бәйрәмне һәрвакытта да ата-бабаларыбызның, рәхимсез дошманга буйсынмаган, нацизмны җимергән, Ватанны саклап калган, бөтен дөньяны коткарган бөек батырлыклары өчен горурлык хисе белән билгеләп үтәбез. Аларның ныклыгы, рух көче һәм хак эшкә ышанычы безнең өчен Ватаныбызны яратуның, аның язмышына шәхси катнашлыкның мәңгелек үрнәге булып торачак.
Сезгә уңышлар телим.
Владимир Путин”.

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да котлау юллады. Анда болай диелә:
“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Җиңү көне белән котлыйм!

Нацизмны тар-мар иткән күпмилләтле халкыбызның бөек батырлыгы какшамас батырлык символы, чын патриотизм үрнәге булып тора.

Бу изге көн дөньяның, һәр кеше гомеренең никадәр кадерле булуын искә төшерә. Безгә ирек һәм киләчәк бүләк иткән ветераннарны зур рәхмәт хисе белән хөрмәтлибез. Махсус хәрби операция сугышчыларының батырлыгына, ныклыгына сокланабыз. Алар, ата-бабаларыбыз истәлегенө лаек булып, илебез мәнфәгатьләрен һәм иминлеген ышанычлы яклый. Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Михаил Мишустин”.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан котлау килде. Анда болай диелә:

“9 Май – халкыбыз тарихында үзенчәлекле дата. Җиңү көне – горурлык һәм бердәмлек символы.

Сиксән бер ел элек кешелек тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе тәмамланды. Без геройларыбызның батырлыгы алдында баш иябез. Аларны, туганнарыбызны, якыннарыбызны искә алу буыннан-буынга кадерләп тапшырыла. Без тыл хезмәтчәннәренә һәм илне тергезгән, аның куәтен ныгыткан һәркемгә тирән ихтирам күрсәтәбез. Бу кешеләр безгә зур кыйммәт – яшәү, эшләү, уку, балаларны ярату һәм тәрбияләү иреген бүләк итте.

Һәм бүген бу кыйммәтләрне алгы сызыкта яугирләребез, табиблар, волонтерлар күпмилләтле Русиянең тынычлыгын, суверенитетын һәм бердәмлеген иңгә-иң куеп яклыйлар.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәргә мәңгелек хәтер!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Игорь Комаров”.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас