

Кунак трибуналарында Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары катнашты. Аларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.
– Хөрмәтле ватандашлар, парадта катнашучылар, кунаклар һәм махсус хәрби операция сугышчылары! Барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм!
Җиңү көне мәңгегә халкыбызның бөек батырлыгы, бердәмлеге, кыюлыгы һәм какшамас ихтияр көче символы булып калачак, – диде Радий Хәбиров. – 1945 елның 9 мае – илебез тарихына мәңгелеккә язылган изге дата. Бүген гаиләләрдә фронтовикларны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәт итәләр, туганнарын искә алалар. Үзләренең какшамас ихтыяр көче, батырлыгы һәм кыюлыгы белән алар кешелекне коткарып калды. Без гомерләрен кызганмыйча Ватаныбызны яклаган кешеләрнең якты хәтере алдында баш иябез. Аларга мәңгелек дан!
Полковник Ринат Латыйпов командалык иткән парадны Башкортстан хәрби комиссары, Уфа территориаль гарнизоны начальнигы, полковник Михаил Блажевич кабул итте. Ленин исемендәге мәйдан буйлап саф адымнары белән 25 парад расчеты: Уфа гарнизоны хәрбиләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар – «Башкортстан» мотоукчылар полкы сугышчылары, көч структуралары учреждениеләре хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, уку йортлары курсантлары һәм кадетлары, "Шәйморатовчылар сыйныфы" укучылары узды.
Тантаналы өлештән соң республика Башлыгы Радий Хәбиров парад расчетлары командирлары һәм чараның хөрмәтле кунаклары белән аралашты.
Фото: glavarb.ru