+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Мая , 07:50

Радий Хәбиров Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Бүген Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Радий Хәбиров Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдыРадий Хәбиров Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Һәйкәл каршында Мәңгелек ут яна.

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары башкарылганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Азат итүче сугышчыларның үлемсез батырлыгы хөрмәтенә тантаналы марш белән Уфа Фән һәм технологияләр университеты, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсантлары, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үтте.

Башкортстан Башлыгы шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм Советлар Союзы Герое, генерал-майор Таһир Кусимов бюстларына, тыл хезмәтчәннәре һәйкәлләренә һәм “Десантчылар буыннары берлеге”нә чәчәкләр салды.

Шуннан соң Радий Хәбиров Орджоникидзе районы тематик мәйданчыкларында булды. Биредә концерт һәм патриотик акцияләр уза.

Тантана азагында төбәк җитәкчесе 2024 елның 9 маенда Җиңү паркында ачылган Гази Заһитов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә үсеп килүче буын өчен Җиңү көненең әһәмиятен ассызыклады.

- Күрәм, күп кенә гаиләләр балалары белән килгән. Бу дөрес - алар барысын да үз күзләре белән күрсен һәм бәйрәмгә кушылсын. Бу бит аларның да истәлеге, алар үсеп, аны үз балаларына тапшырачак, - диде Башкортстан Башлыгы. - Җиңү көне – ветераннар һәм хәрбиләр өчен генә түгел, бөтен халык бәйрәме дә. Мин дә бүген улларым белән килдем.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас