Тантанада Русия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
– Республика халкы һәрвакыт лаеклы сугышты, һәм без аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Республикада 58 фронтовик, 98 мең сугыш чоры баласы яши, Әфганстанда һәм Чечняда кораллы бәрелешләр ветераннары буыны бар, ә хәзер махсус хәрби операция ветераннары барлыкка килә. Безнең бурыч – аларга ярдәм чараларын киңәйтү, гаиләләре турында хәстәрлек күрү.
Фото: glavarb.ru