+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 Май , 05:05

Май һәм июнь нинди булачак?

Майның икенче яртысында һәм июньдә Башкортстанда нинди һава торышы көтелә?

Май һәм июнь нинди булачак?Май һәм июнь нинди булачак?
Май һәм июнь нинди булачак?
Синоптиклар кисәтә, җәй башы контрастлы, әмма гомумән алганда җылы булачак.

Русия "Гидрометүзәге" һәм "Башгидромет" мәгълүматлары буенча, май һәм июньдә температура фоны климатик норма чамасы, яки югарырак булачак. Әмма сюрпризларсыз тотрыклы эссегә исәп тотарга кирәкми. Хәзер республиканы арктик салкынлык каплады. Әмма атна уртасында җылылык кире кайтачак, һава температурасы +23, +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Фобос» үзәге фаразлавынча, май ахырында +17, +19 градуска кадәр бераз суыту булачак. Әмма соңыннан республикага чын җәй киләчәк: көндезге температура +28, +33 градуска кадәр күтәреләчәк. Өстәвенә, июнь буе диярлек эссе булачак.

Июньдә явым-төшем аз булачак, нигездә - айның икенче декадасында. Өченче декада эссе һәм кояшлы булырга вәгъдә итә.

"Гидрометүзәк"нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд элегрәк җылынуга тотрыклы тенденцияне билгеләп үткән иде. Башкортстанда июньдә уртача һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас