

Көн саен, гадәти тормыш белән яшәп, без вакыйгалар агышына кемнеңдер тыкшына алуы турында уйламыйбыз да. Ләкин хәвеф бик якында гына. Республика Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, экстремистик юнәлештәге җинаятьләр саны арткан. Экспертлар аңлатуынча, мондый активлашу чит ил махсус хезмәтләре эше белән бәйле.
─ Украинада алар тарафыннан төзелгән оешмалар һәм мәгълүмати-психологик үзәкләр Русиядәге вәзгыятьне какшату, неонацистик идеяләрне пропагандалау, киңкүләм тәртипсезлекләр провокациясе, терактлар һәм диверсияләр кылу, Интернет ярдәмендә Русия гражданнарын вербовкалау буенча моңарчы күрелмәгән кампания җәелдерде, ─ дип, Башкортстан Прокуратурасының экстремизмга каршы тору бүлеге өлкән прокуроры Татьяна Овчинникованың сүзләрен китерә «Башинформ» агентлыгы.
Милли республикаларга җинаятьчеләр аерым игътибар бирә, биредә «көймәне чайкалдыру» һәм вәзгыятьне тотрыксызландыру җиңелрәк, дип саный.
Балаларга басым ясала - балалар террорчылар кулында буйсынучан коралга әйләнә. Балигъ булмаганнарга алар социаль челтәрләрдә «җиңел» акча эшләргә тәкъдим итә. 5-15 мең сумга үсмерләр җинаятьләр кыла, алар өчен иректән мәхрүм ителү белән түлиләр. Исегезгә төшерәбез, диверсияләр, теракт омтылышлары өчен 20 елга кадәр төрмә яный. Провокаторлар кәрәзле элемтә баганаларына, заводлардагы, тимер юлдагы объектларга ут төртергә өнди, бу һәлакәткә һәм күпсанлы корбаннарга китерергә мөмкин.
Былтыр Уфада һәм Ишембай районында транспорт объектларында диверсияләр, Уфа шәһәрендә һәм районында кәрәзле элемтә баганаларына, Уфада автомобильләргә ут төртү, шулай ук, Нефтекамада һәм Уфада хәрби дан символларын һәм Ватанны саклаучылар һәйкәлен мәсхәрәләү очраклары ачыкланды. Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен мотлак рәвештә бала белән социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләрнең таләпләрен үтәү никадәр куркыныч булуы турында сөйләшегез. Үсмернең аралашу даирәсенә игътибар итегез: ул нәрсә белән мавыга, нинди сайтлар белән кызыксына.
Балалар җинаятьчеләр йогынтысында эләгергә мөмкин булган тагын бер хәвефле «чокыр» ─ «Колумбайн» һәм «Маньяклар. Үтерүчеләр культы» хәрәкәтләре (террорчылык дип танылганнар, Русиядә эшчәнлекләре тыелган), анда үсмерләрне психологик яктан эшкәртәләр һәм авыр җинаятьләр кылырга этәрәләр. Узган елда хокук сакчылары скулшутинг (мәктәп укучыларына кораллы һөҗүм, инглиз теленнән - School Shooting — «мәктәптә атыш») темасы белән кызыксынган 30дан артык кулланучыны ачыклаган. Бәхеткә, аларның кызыксынуын вакытында ачыкларга өлгергәннәр.
Акчадан һәм аек акылдан яздыралар
Бүген террорчылык һәм мошенниклык ─ бер чылбырда. Башта җинаятьчеләр кешеләрдән акча талый, ә аннары диверсияләр ясарга мәҗбүр итә, алданганнарны оятсыз рәвештә «биодроннар» дип атый. Мошенникларның капканына теләсә кайда: танышулар сайтында, шәхси әйберләрне сатканда, хәбәрдә сылтама буенча кергәндә дә эләгеп була. Кеше саклык акчаларыннан мәхрүм ителгәннән соң, җинаятьчеләр махсус хезмәтләр вәкилләре исеменнән эш итә башлый һәм, янәсе, аферистларны тотуда ярдәм сорый, кайчакта әлеге эш өчен акчаны кайтарырга вәгъдә итәләр, ә кайчак туганнарын һәм якыннарын үтерү белән яныйлар. Ахыр чиктә кешеләр объектка ут төртү яки башка диверсия ясау буенча инструкция ала, һәм паникада, авыр җинаять кылуларын аңламыйча, биремне үти. Мондый хәлгә тарымас өчен барлык хәбәрләргә уяу карагыз, таныш булмаган шалтыратуларга җавап бирмәгез, ә инде мошенниклар кармагына эләккән очракта, булган хәл турында мөмкин кадәр тизрәк полициягә хәбәр итегез.
Украина мошенниклары дәүләт предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләреннән мәгълүмат алу өчен Русия домен зонасының электрон сервисларын да ешрак куллана башлады.
Башкортстанның барлык халкын игътибарлы булуын, адреслары рәсми сайтларныкы белән туры килмәсә, нинди дә булса аерма күзәтелсә, электрон хатларны ачмавын сорыйбыз.
Игътибар итегез: Террорга каршы комитетның рәсми интернет-ресурсы – WWW.NAC.GOV.RU, Русия Федераль иминлек хезмәтенеке — WWW.FSB.RU. Ә иминлек органнары хезмәткәрләре документларны электрон почталар аша таратмый.
Әгәр билгесез кешеләр сездән шушындый мәгълүмат сораса, ниндидер күрсәтмәләр бирсә, тиз арада Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең дежур частена ышаныч телефоны буенча шалтыратыгыз: 8 (347) 273-73-72.