+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Май , 04:52

Бәхетле җәмгыять бәхетле гаиләдән башлана!

Башкортстанда бу юнәлештә максатлы эш алып барыла.  

Бәхетле җәмгыять бәхетле гаиләдән башлана!Бәхетле җәмгыять бәхетле гаиләдән башлана!
Бәхетле җәмгыять бәхетле гаиләдән башлана!

Башкортстанда күпбалалылык демографик һәм икътисади тотрыклылыкны тәэмин итә. Республикада 73,7 меңнән артык күпбалалы гаилә исәпләнә. 5 ел эчендә төбәктә мондый гаиләләр саны 14,7 меңгә арткан. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар бу юнәлештә эшне яңа дәрәҗәгә чыгарды — Русия Президентының “Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указы чыкты, 2036 елга кадәр Русиядә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру, күпбалалылыкка ярдәм итү буенча гамәлләр стратегиясе булдырылды.

2036 елга илдә туучы­ларның суммар коэффициенты 1,8гә кадәр үсәргә тиеш, ә күпбалалы гаиләләр саны – 3 миллионга кадәр. Стратегияне гамәлгә ашыруның төп механизмы – “Гаилә” яңа гомум­­дәү­­ләт проекты, ул балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм туучылар санының тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Гомумдәүләт проекты структурасына 5 федераль проект керә. Үзәк звено – “Күпбалалы гаилә” федераль проекты, аның төп максаты – ишле гаилә­ләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерү, тормыш сыйфатын яхшырту өчен реаль шартлар булдыру. Күпба­лалы гаиләләргә хәзер федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителгән ярдәм чара­ларының шактый өлеше Башкортстанда соңгы 25 елда гамәлгә ашырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан юнәлтелгән акчаларның гомум күләме үткән елда 1,25 миллиард сум тәшкил итте.

Радий Хәбиров: "Мәдәни кодны үзгәртү мөһим: бәхетле күпбалалы гаиләләрне рекламада, кинода, социаль челтәрләрдә күрсәтергә кирәк. «Булдыра алмыйм» дигән курку бетәргә тиеш”.


Ярдәмнең төбәктәге чаралары (мохтаҗлык критерийларын исәпкә алмыйча):
8 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү — 622,8 мең сум (былтыр — 27 гаилә);
балаларны колледжларда түләүле укыту бәясенең 50 процентын компенсацияләү (елга 30 мең сумга кадәр). Узган елда бу мөмкинлектән 1574 гаилә файдаланган, 1606 студентка ярдәм күрсәтелгән;
5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләкләре бирү.
Яңа 2026 елга 9,7 миллион сумнан артык суммага 19541 бала бүләк алган, дәүләт яисә муниципаль милек булган музейларга, мәдәният һәм ял пар­кларына, күргәзмәләргә бушлай керүдән 35893 кеше файдаланган, шәһәр транспортында (таксидан тыш) һәм шәһәр җир өсте электр транспортында бушлай йөрүне 13830 бала кулланган.


Туучылар санын арт­тыруның төбәк программасы гамәлгә ашырыла. Программада 5 төп юнәлеш буенча 50дән артык чара каралган. Болар:
репродуктив сәламәт­лекне ныгыту;
балалы гаиләләргә социаль ярдәм;
балаларны тәрбия­ләүне ата-ананың һөнәри эшчән­леге белән бергә алып бару өчен шартлар тудыру;
гаиләгә юнәлтелгән инфраструктура булдыру;
гаилә институтын ныгыту.
Юнәлешләр буенча 26 яңа чарадан торган исемлек эшләнгән:
репродуктив сәламәтлекне ныгыту һәм абортлар санын киметү;
гаиләләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, аларга ярдәм итү системасын үстерү;
корпоратив гаилә сәясәтен үстерү;
студент гаиләләренә яр­дәм;
уңай гаилә мәгълүмати фонын булдыру.

Ишле һәм тату — димәк, абруйлы!

Бу ел Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде. Төп максат — зур, күпбалалы, күп буынлы гаиләләрнең абруен күтәрү. Елның төп бурычлары:
барлык ярдәм чараларын һәркем файдалана алырлык бердәм системага берләштерү;
инфраструктураны үстерү: гаилә хезмәтләренең сыгылмалы эш графигы булган күпфункцияле үзәкләр форматына этаплап күчүе;
хезмәткәрләрнең гаилә төзүгә планнарын хуплаучы эш бирүчеләрне дәртләндерү;
әниләргә — балаларны тәрбияләү һәм үз-үзләрен тормышка ашыруны берләштерә ала торган проектларда ярдәм итү, ә әтиләргә — үз статусы белән горурланырлык шартлар булдыру;
балалар бакчаларының эш графигын үзгәртү (19.00 сәгатькә кадәр һәм аннан соң);
күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен табибларга чираттан тыш язылу;
шәхси территорияләрдә күпбалалы гаиләләр өчен түләүсез парковкалар булдыру
Пермь крае үрнәгендә яшь гаиләләр өчен (шул исәптән балаларсыз) торак шартларын яхшырту буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр эшләү.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеген еш кына ассызыклый һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен алга сөрә.

"Без республикада мондый гаиләләргә зур хөрмәт белән карыйбыз. Аларны төрле дәрәҗәдә хуплыйбыз һәм бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”, — диде ул.

Сабыйлар гомерле булсын!

Үткән елда, 2023 елдагы белән чагыштырганда, сабыйлар үлеме күрсәткече 17,9 процентка кимегән, оператив мәгълүматлар буенча, сабыйлар үлеме күрсәткече тере туган 1000 балага 3,2 тәшкил иткән. 17 яшькә кадәр үлгән балаларның абсолют саны 2023 елдан 38гә кимегән, балалар үлеме күрсәткече 10 процентка азайган һәм 100 мең балага 31,4 тәшкил иткән.
Үткән елда 17 яшькә кадәрге балалар үлеменең сәбәпләр структурасында беренче урында – җәрәхәтләр һәм тышкы тәэсирләр (37,7 процент), икенче урында – перинаталь чорның аерым халәт­ләре (16,3 процент), өченче урында нерв системасы авырулары (12,3 процент) тора.


Төбәктә балалар, шул исәптән яңа туган сабыйлар, үлемен киметү чаралары булдырылган. Республика клиник балалар дәваханәсе базасында территорияләргә чыгып, тәүлек буе консультация һәм медицина ярдәме күрсәтү оештырылган, республиканың 54 районына һәм 8 шәһәренә балаларга ярдәм күрсәткәндә медицина хезмәткәрләренең гамәлләрен координацияләү гамәлгә ашырылган.
Авыр хроник авырулы балаларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен профильле медицина үзәкләре (орфан авырулары, ген дерматозлары, муковисцидоз, балалар эндокринологиясе, балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге) ачылды һәм эшли.


Симуляция үзәкләрендә укыту, профильле тренингларда һәм фәнни-гамәли чараларда катнашу аша критик белгечлекләр табибларының (неонатологлар, анестезиолог-реаниматологлар, балалар хирурглары) квалификациясен күтәрү үткәрелә.
Пациентларны озата бару тактикасын ачыклау һәм төзәтү максатларында, республика һәм федераль медицина үзәкләре белгечләрен җәлеп итеп, даими рәвештә телемедицина консультацияләре уздыру гамәлгә ашырыла.
Республика клиник балалар дәваханәсе базасында неонатология һәм педиатриядә критик халәтләрне мониторинг­лау системасы кертелде. Неонаталь чорда критик хәлләр һәм ашыгыч операцияләр кичергән кечкенә балаларны динамик күзәтү дәваханәнең махсуслаштырылган бүлеген­дә гамәлгә ашырыла. Баланың рәсми вәкилләре медицина ярдәменнән баш тарткан һәр очрак турында муниципалитет башлыкларына медицина оешмалары тарафыннан хәбәр итү оештырылган.

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас