+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Мая , 05:07

Җиңүчеләр буынының бөек мирасы кадерләп саклана!

Башкортстанда һәм Уфада Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар үтте

Җиңүчеләр буынының бөек мирасы кадерләп саклана!Җиңүчеләр буынының бөек мирасы кадерләп саклана!
Җиңүчеләр буынының бөек мирасы кадерләп саклана!

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш 8 майда “Башкортостан” дәүләт концертлар залында үтте, аның эшендә республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Төбәк җитәкчесе республика халкын бәйрәм белән котлады һәм ветераннарның Ватанны саклаучы­ларның яңа буыны өчен зур үрнәк булуын ассызыклады.

– Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Илебез Совет халкының фашистик Германияне Җиңүенең 81 еллыгын билгели. Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Халкыбыз өчен Җиңү көненнән дә истәлекле дата юк. Бүген йөрәкләребез Ватан өчен горурлык, дөньяны нацист коллыгыннан коткарган бабаларыбызга чиксез рәхмәт хисләреннән таша. Без, беренче чиратта, кадерле ветераннарыбыз, сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сез – 1945нең маенда һәр йортка күптән көтелгән шатлык алып килүче, Ватанны коткарган һәм башка дәүләтләрнең бәйсезлеген саклап калган кешеләр. Нәкъ менә сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга тыныч тормыш бүләк иттегез.

Бүген исә махсус хәрби операция геройлары нацизмга каршы көрәшеп, Русия суверенитетын яклый. “Башкортостан” полкы, Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге башкорт батальоннары, Салават Юлаев исемендәге Росгвардия батальоны һәм башка бүлекчәләребез хәрбиләре сугыш кырында батырлык һәм каһарманлык күрсәтә.

Сугыштан соңгы елларда Русия Герое исеменә 46 якташыбыз лаек булды, аларның 16сы – махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен, кызганычка каршы, тугызы үлгәннән соң, – диде чыгышында Радий Хәбиров һәм Ватан геройларының якты истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

Сугыш елларында Башкортстан “икенче Баку”га, нефть чыгару һәм эшкәртү, оборона сәнәгате үзәгенә әверелә. Безгә илнең көнбатыш төбәкләреннән дистәләгән заводларны эвакуациялиләр. Бүген дә безнең нефть эшкәртү һәм хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләре, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, фронт өчен кирәкле йөзләгән төр продукция җитештерә. Башкортстан пилотсыз авиация үсеше буенча лидерлар өчлегенә керә.
– Без үзебезнең сугышчыларга 12 мең FRV-дрон җибәрдек. Мин республиканың иң алдынгы предприятиеләрен генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләүне йөкләттем.

Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бер ветеран да калмаган төбәкләр дә бар. Ә бездә бүген – 58 фронтовик, аларга озын гомер телим.

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, сезнең алда баш иябез! Тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм иң изге теләкләр сезгә! Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Бөек Җиңү көне белән! – диде чыгышында төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга, төбәк предприятиеләре һәм оешмаларының бер төркем фидакарь хезмәткәрләренә Башкортстанның югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Арытаба тантаналы җыелышны республика иҗат коллективларының бәйрәм концерты дәвам итте.

* * *

9 май – Бөек Җиңү көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Скульптура композициясе 112нче Башкавдивизия сугышчыларына һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышланган.

Тантанада Русия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

– Республика кешеләре Ватан алдындагы бурычын һәрвакыт лаеклы башкарды, һәм без аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Республикада 58 фронтовик, 98 мең сугыш чоры баласы яши, Әфганстандагы һәм

Чечнядагы кораллы бәрелешләр ветераннарыбыз бар, ә хәзер махсус хәрби операция ветераннары барлыкка килде. Безнең бурыч – аларга ярдәм чараларын киңәйтү, гаиләләре турында хәстәрлек күрү.

* * *

Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Җиңү паркында үткән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк җитәкчесе Мәңгелек ут янындагы Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Русия һәм Башкортстан гимннары яңгыраганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Уфа Фән һәм технологияләр университеты, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсантлары, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр азат итүче сугышчыларның үлемсез батырлыгы хөрмәтенә тантаналы марш белән үтте.

Башкортстан Башлыгы шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм Советлар Союзы Герое, генерал-майор Таһир Кусимов бюстларына, тыл хезмәтчәннәренә һәм “Десантчылар буыннары берлеге” һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Төбәк җитәкчесе шулай ук 2024 елның 9 маенда Җиңү паркында ачылган Гази Заһитов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә үсеп килүче буын өчен Җиңү көненең мөһим әһәмиятен ассызыклады.

– Күп кенә гаиләләр балалары белән килгән. Бу бик дөрес. Алар барысын да үз күзләре белән күрергә һәм бәйрәмдә катнашырга тиеш. Бу бит алар өчен дә истәлекле бәйрәм, алар үскәч, аны үз балаларына тапшырачак, – диде Башкортстан Башлыгы. – Җиңү көне – ветераннар һәм хәрбиләр өчен генә түгел, ул – бөтен халык бәйрәме. Мин дә бүген улларым белән килдем, алар барысын да зур кызыксыну белән карый.

* * *

Шул ук көнне Уфаның Октябрь проспектында территориаль гарнизон хәрбиләренең һәм хәрби техниканың Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы йөреше узды.
Тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары катнашты. Аларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.

– Хөрмәтле ватандашлар, парадта катнашучылар, кунаклар һәм махсус хәрби операция яугирләре! Барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм! Җиңү көне мәңгегә халкыбызның бөек батырлыгы, бердәмлеге, кыюлыгы һәм какшамас рух көче символы булып калачак, – диде Радий Хәбиров. – Бүген без яңадан нацизмга каршы көрәш алып барабыз. Һәм махсус хәрби операциянең һәр яугире белән горурланабыз. Якташларыбыз хәрби бурычларын намус белән үти. Башкортстан халкы батыр якташларына ярдәм итү өчен берләште. Без Президент Владимир Путин карарлары янында берләштек һәм Җиңү өчен барысын да эшләячәкбез. Без киләчәктә дә ветераннарыбызга тиңләшәчәкбез, җиңүчеләр буынының бөек мирасын кадерләп саклаячакбыз. Җиңүче халыкка дан! Бөек Җиңү көне белән!

Полковник Ринат Латыйпов командалык иткән парадны Башкортстанның хәрби комиссары, Уфа территориаль гарнизоны начальнигы, полковник Михаил Блажевич кабул итте. Ленин исемендәге мәйдан буйлап 25 парад расчеты: Уфа гарнизоны хәрбиләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар – “Башкортостан” мотоукчылар полкы сугышчылары, көч структуралары учреждениеләре хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, уку йортлары курсантлары һәм кадетлары, “Шәйморатовчылар сыйныфы” укучылары узды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас