4-10 майда Башкортстанның «Инцидент-менеджмент» мәгълүмат системасы һәм кире элемтә платформасы 4 482 хәбәр теркәгән. Бу үткән атнага караганда 900гә кимрәк һәм узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 300гә күбрәк (4 180).
Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская төзекләндерү темасының беренче урында калуын хәбәр итте - 1 059 хәбәр. Яшелләндерү, җәмәгать урыннарын чүп-чардан, яфраклардан җыештыру, шулай ук аларны төзекләндерү буенча яздылар, балалар мәйданчыкларындагы конструкцияләрнең торышына һәм яктырту булмауга зарландылар. Ешрак Уфа, Стәрлетамак һәм Октябрьскийда яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән.
Фото: pravitelstvorb.ru