Башкортстанда 10 апрельдән 10 июньгә кадәр “Бал корты” операциясе бара. Быел өченче тапкыр оештырылган мондый чара төбәккә умарта ояларын законсыз кертүне кисәтүгә юнәлтелгән. Чит төбәкләрдән китерелгән бал кортлары төрле авырулар белән зарарланган булуы ихтимал. Шуны күз уңында тотып, әлеге операция чикләрендә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ветеринария буенча дәүләт комитеты, Россельхознадзор идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе белгечләре рейдлар оештыра. Кырмыскалы районы биләмәсендә узган чираттагы рейдта киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә катнашты.
Байтак еллар дәвамында бал кортлары Башкортстанга Урта Азия һәм Русиянең көньяк төбәкләреннән кертелә. Еш кына бу эш бернинди контрольсез һәм ветеринария таләпләре үтәлмичә башкарыла иде. Шуңа да көньяк токымлы бал кортларын кертү белән бәйле бу проблемага күзәтчелек органнары җитди игътибар юнәлтә. Белгечләр билгеләвенчә, өченче тапкыр үткәрелгән “Бал корты” операциясе үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте – соңгы елларда бал кортларын законсыз кертү очраклары күпкә кимегән. Мондый чаралар, тәү чиратта, бал кортлары арасында таралучы авыруларны кисәтергә һәм булдырмаска булышлык итә.
— Бал кортларын читтән керткән очракта да, билгеләнгән кагыйдәләр һәм шартлар төгәл үтәлергә тиеш. Шулар арасында – бал кортының токымы, карантин чоры һәм рамнар саны турында белешмә язылып, умарта оялары маркировкаланган булырга тиеш. Моңардан тыш, маршрутлар мотлак рәвештә Россельхознадзор белән алдан килешенә.
Рейд барышында документсыз умарта ояларына тап булганда, алар һәрбер районда махсус булдырылган карантин мәйданчыкларына куела һәм лаборатор тикшеренүләр үткәрелә. Анализларның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителә.
Узган еллар нәтиҗәләре шуны күрсәтте: башлыча, республикага бал кортлары Үзбәкстаннан Ырынбур яки Чиләбе өлкәләре аша кертелә. Әлбәттә, читтән кертелгән кортларның барысы да төрле авырулар белән зарарланган дигән сүз түгел. Документлар булмаса, билгеле, шик туа. Әлбәттә, акча артыннан куган кешеләр мондый эшчәнлекләренең нәтиҗәсе: чирле бал кортлары кертеп, бездәге умартачылык тармагына җитди зыян салачаклары турында уйламый.
Ел саен рейд барышында умартачыларны 3-4 законсыз кертү очрагы теркәлә. Безнең үзебезнең башкорт токымлы бал кортлары бар. Без аларны сакларга һәм якларга тиеш, — ди Ветеринария буенча дәүләт комитетының Дәүләт күзәтчелеге буенча бүлек начальнигы Илшат Фәттахов.
“Башкортстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Мәгъданов та мондый рейдларның файдалы булуын, Башкортстан умартачыларын яклауга юнәлтелүен билгеләде. Соңгы өч елда республикада 100 меңнән артык умарта һәлак булган. Моның төп сәбәбе – читтән кертелгән авыру бал кортларыннан зарарланулары. Моннан тыш, безнең башкорт токымлы бал кортларының көньяктан китерелгәннәр белән кушылуы да яхшы нәтиҗәгә китерми. Көньяк кортлары бездәге суыкларга чыдам түгел. Бу исә безнең тарихи һәм уникаль башкорт балының сыйфатын да түбәнәйтә. Шуңа күрә, башкорт бал кортлары токымын чиста килеш саклап калу бик мөһим.
— Узган еллар тәҗрибәсе буенча анализ ясап, быел бу эшкә бик төпле тотындык. Хәзер Русия чикләре дә контрольдә тотыла. Быел Башкортстанга умарта ояларын законсыз кертү очраклары теркәлмәгән. Бу исә тиешле хезмәтләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге нигезендә мөмкин булды. Шулай да уяу булырга кирәк, чөнки умарта ояларын законсыз сатучылар аз түгел, бу керем китерүче өлкә, — диде Рамил Мөгалим улы.
Әйткәндәй, узган елда “Башкортстан умартачылары” оешмасы Русиягә кертелгән умарта ояларын контроль сатып алулар да оештырган. Лаборатор тикшеренүләр күрсәтүенчә, һәрбер ояда төрле авырулар белән зарарланган кортлар булган. Шуның өчен читтән кертелгән кортлар безнекеләргә зыян сала дип әйтергә ныклы нигез бар.
Рамил Мөгалим улы бал кортларының агулануына бәйле сорауларга да ачыклык кертте. Хәзерге вакытта бу хәл җайга салынган, үсемлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнүчеләр моны алдан үзара килешеп-сөйләшеп хәл итә ала. Законнар да бар, бары тик аларны ике як та төгәл үтәргә тиеш, дип ассызыклады ул.
Рейд өчен Кырмыскалы районы биләмәсе очраклы сайланмаган. Биредә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Районның ветеринария станциясе начальнигы Галинур Кунакаев билгеләвенчә, Кырмыскалы районында 211 умартачы, 4003 умарта оясы теркәлгән. Ә гомум алганда, үзләре өчен генә умарта тотучыларны да исәпләгәндә, аларның саны 300гә якын. Ә менә рейд барышында район аша үткән Уфа-Белорет юлында туктатылган автомобильләрнең берсендә дә умарта оялары ачыкланмады.
Арытаба кече яшьтән бал кортларын асрау серләренә төшенеп үскән, гомумән, нәселләре белән гасырлар дәвамында умартачылык белән шөгыльләнгән Юрий Сидоровның Березовка авылындагы умарталыгына юлландык. Ветеринария белгечләре билгеләвенчә, Юрий Андреевич бу эшкә аеруча җитди карый, һәр тикшерүне намус белән үтә. Ә иң мөһиме – ул бу эшне барлык күңелен биреп башкара. Моны без Сидоровларның умарталыгына килеп керү белән тойдык. Анда үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең: кошлар сайрый, әйләнә-тирәне агачлар һәм чәчәкләр чорнап алган, бакчада төрле төскә буялган умарта оялары тезелешеп киткән. Шунда ук кортларны кышлату урыны да урнашкан.
Юрий Андреевич әйтүенчә, бу урында бал кортлары инде бер гасырдан артык яши – аның ата-бабаларыннан күчкән шөгыль бу. Әлеге вакытта 71 умартасы бар. Быел кышлату авыррак булды, шуңа умарталар саны кимеде, ди. Башка елларда 80нән дә ким булмаган.
Кышкы-язгы чорда һава шартлары бик сөендермәсә дә, быел ул балның мул булырына өметләнә. Ике ел рәттән җәй яңгырлы булды, өченче ел умартачылар өчен яхшы булырга тиеш, ди элекке күзәтүләренә һәм аксакалларның сүзләренә таянып.
Бал кортларын читтән, аеруча көньяктан сатып алуга, токымнарны кушуга тамырдан каршы ул. Үзе исә урта-урыс токымлы бал кортларына өстенлек бирә. Менә алар быел яхшы кышлаган, ә кушылган токымнар начаррак, ди. Гомумән, бу авылда умарта тотмаган кеше сирәк. Күршеләр арасындагы коймаларның биеклеге 2 метр, закон буенча шулай тиеш.
Авыл табигать кочагында урнашкан. Ләкин якын-тирәдә басулар да бар. Хәзер басуларны химик эшкәртү бал кортларына әллә ни зыян салмый, ди умартачы. Районда умартачылар берләшмәсе барлыкка килгәч, ветеринария станциясе дә хәлне күзәтү астына алгач, бу мәсьәлә көйләнгән. Яңа кабул ителгән закон буенча, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр берничә көн алдан химик эшкәртү турында хәбәр итәргә тиеш. Әлбәттә, бу яхшы закон, ләкин берничә көн эчендә умартачыларның күбесе умарталыгын икенче урынга күчереп өлгерә алмый. Юрий Сидоровның да умарталары, башлыча, агачтан эшләнгән. Ләкин соңгы 2019 елдагы хәлне – басуларны эшкәртүнең бал кортларына тискәре йогынтысын исәпкә алып, заманча җиңел умарталар да алып куйган. Басуларны эшкәртү турында хәбәр була икән, япмалар, башка чаралар ярдәмендә сакларга тырыша. Авырлыкларга карамастан, бу эшне ул ихлас яратып һәм зур җаваплылык белән башкара. Кортларының сәламәтлек торышы аның җитди күзәтүе астында. Ничек карарга, авырулардан ничек сакларга – боларның барысын да ул яхшы белә. Шушы мохиттә үскән балалары, оныклары да аның мавыгуын уртаклаша – умартачылык эшен ул гаиләсе белән алып бара.
Умартачылык — авыл хуҗалыгында мөһим тармакларның берсе. Ә хуш исле, искиткеч тәмле һәм файдалы башкорт балы, республикабызның йөзек кашы, визит карточкасы! Аның сыйфаты киләчәктә дә иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа, башка тармаклар кебек үк, умартачылык та иң җитди игътибар таләп итә. “Бал корты” операциясе — бу юнәлештә мөһим адымнарның берсе. Аның уңай нәтиҗәләргә китерүен белгечләрнең дә, җәмәгатьчелек вәкилләренең дә сүзләре раслый. Шулай булгач, мондый чаралар югары сыйфатлы татлы ризык җитештерүче үзебезнең бал кортларын саклауга һәм тармакның үсешенә булышлык итми калмас.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.